25 февраль кичендә мәчеттә авылдашлар, кунаклар өчен ифтар ашы уздырылды.
Бу хакта авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова социаль челтәрдә хәбәр итә.
«Ак яулыклы апа- әбиләребез, абый-бабайларыбыз, кунакларыбыз, яшьләребез мәчеткә ашыкты. Әлеге мәҗлесне мәчеткә укырга йөрүче, икенче төркем ханымнар үткәрде», – ди Рушания ханым.
Ифтар ашына Лениногорск шәһәре " Ихлас" мәчете каршында эшләп килүче "Мөслимәләр клубы" оешмасыннан Ләйлә ханым, "Ихлас" мәчетендә гыйлем бирүче остаз – Фәния ханым һәм Сугышлы авылыннан Розалия ханымнар кунак булып килгәннәр иде.
Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен. Тоткан уразалар кабул булсын!
фотолар: авыл җирлегеннән

Нет комментариев