Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылы мәдәният йортында әтиләргә бәйрәм кичәсе оештырдылар

“Син – минем өчен үрнәк”

Куакбаш авылы мәдәният йорты  һәм китапханә белән берлектә 19 октябрьдә  билгеләп үтелгән  Әтиләр көненә конкурс-уеннар  программасы әзерләде.

Чара шимбә көнне авыл клубында узды.  Чара концерт программасы белән башланды.

Аннары әлеге – Әтиләр көне бәйрәменең килеп чыгышы белән таныштырдылар.

Чарада әтиләр өчен төрле кызыклы уеннар-конкурслар әзерләнгән иде. Әйтик, “Баланы кулыннан таны”,  “Җитез туп”, “Рәссам”, “Миләштән беләзек”,  “Уңган тракторист”,  “Кем беренче”, “Озын толым”, “Кайсыгыз иң көчлесе”.  

Әтиләр биремнәрне үтәүдә сынатмады, аларның яннарында көч биреп торырга балалары, хатыннары да бар иде.

Һәр катнашучы әти күтәренке кәеф алды, алар оештырган чарадан канәгать калып кайтып киттеләр.

 

фотолар: Куакбаш мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев