Куакбаш авылы Мөэмин-Каратайга барды
Нинди максат белән?
Куакбаш авылы мәдәният йортының үзешчән артистлары Мөэмин –Каратай клубында Флорид Бүләковның “Әбиләргә тагы ни җитми?” дип исемләнгән пьесасын күрсәттеләр.
Шулай ук музыкаль номерлар һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләр дә булды.
“Һәр артистның үз ролен чын күңелдән бирелеп, оста итеп уйнавы күңелдә бары тик соклану хисләре уятты. Концерт номерлары исә Куакбаш авылы чыннан да талантларга бай булуын исбатлады”, - ди Мөэмин-Каратайдан шагыйрь Таһир Шәмсуаров.
Мөэмин-Каратайга барып, халыкны ял иттергәннәре өчен, Куакбаш авылы үзешчәннәренә, мәдәният йорты директоры Сиринә Мөхәммәтшинага Мөэмин-Каратай авыл башлыгы Әнисә Ханнанова, китапханәче, шагыйрь Таһир Шәмсуаров сәхнәдән бик зур рәхмәт сүзләре җиткергәннәр.
Чарадан соң артистларны чәй өстәле янына чакырганнар. Ике арада дуслык җебе тагын да ныгыды.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев