Куакбаш авылында Өлкәннәр көне алдыннан чара узды
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Куакбаш авылында Өлкәннәр көне алдыннан чара узды

Иртәгә - 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр декадасы башланып китәчәк.

Куакбаш авылы мәчетендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узды, авылның кадерле кешеләре -аксакаллары, мәчет әһелләре, мөслимә апалар өчен Коръән ашы оештырылган.

Мәчеткә җыелучыларны авылның имам-хатыйбы Инзир хәзрәт Сальманов котлаган, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләгән. Чарада Лениногорск шәһәренең "Ихлас" мәчетеннән килгән хөрмәтле кунак Габдерәзәк хәзрәт үтемле, күңелләргә үтеп керерлек вәгазь сөйләгән.

Куакбаш авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова хәбәр иткәнчә, мул табынны оештыруда аграр хуҗалык җитәкчесе Ильяс Ганиев зур ярдәм күрсәткән. Аңа бик зур рәхмәт сүзләре җиткерәләр.

Авыл өлкәннәренә саулык-сәламәтлек телибез.


Нет комментариев