Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылында шагыйрь, блогер Рүзәл Минһаҗев белән очрашу-концерт үтте (+ фотолар)

Авыл мәдәният йорты халык белән туп-тулы иде

Куакбаш авылы мәдәният йортында шагыйрь, блогер, волонтер, СВО зонасына бик күп тапкырлар гуманитар ярдәм белән барып кайткан Рүзәл Минһаҗев һәм аның иҗат төркеме концерты узды. 

“Егет без” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр. Бу хакта Куакбаш мәдәният йорты социаль челтәрдә хәбәр итә.

Концерт барышында татар халык җырлары, авторның танылган шигырьләре яңгырады. 

Шулай ук Куакбаш авылы композиторы Мансур Хәсәнов та патриотик темага үзе язган җырларын башкарды.

Кичәдә, әлбәттә, төп тема махсус хәрби операция зонасы иде. Әлеге ямьле, онытылмас концертны  авылдашларына бүләк итүче, концертның инициаторы – СВО зонасында хәрби бурычын үтәүче Муса. Ул үзе дә биредә катнашты. Туып-үскән авылы халкы өчен шундый бүләк ясады.

Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

Авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова СВОда катнашучыларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук Рүзәл Минһаҗев һәм Муса Бегҗановка үз иленең патриот уллары булулары өчен, батырлыклары һәм актив рәвештә иҗтимагый тормышта катнашулары өчен истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды. 

2 сәгатьлек концерт бер сулышта узды да китте. Мәдәният йорты залы халык белән тулы иде. Алар һәр чыгышны яратып кабул иттеләр. 

МХО хәрбие Мусадан авылдашларына матур салют булды һәм балаларга – татлы мамык (сладкая вата)

Клуб фойесында Рүзәл Минһаҗевның китаплары сатылды, фотозона эшләде. 

 

фотолар: авыл мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев