Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылында ветеран-педагоглар очрашып, истәлекләр белән бүлеште (+ фотолар)

“Бөек кеше – галиҗәнап укытучы” дигән кичә хөрмәтле педагогларга багышланды.

Укытучы һәм остазлар елы уңаеннан, район авылларында ветеран-педагоглар белән очрашулар бара. Ул кустларга бүленеп уза. Әйтик, Кирлегәчтә узган чарага шушы тирәдәге авыллардан килделәр. Зеленая Рощада булган чарага Яңа Иштирәк, Карагай, Урдалы авылларыннан ветеран-укытучылар килде. Мондый очрашу Шөгердә дә үтте.

6 сентябрьдә – чираттагысы – Куакбаш мәдәният йортына очрашуга Куакбаш һәм Түбән Чыршылы авылының лаеклы ялда булган педагоглары, мөгаллимнәре җыелды.

Әлеге очрашуларның инициаторы -  Лениногорск Мәгариф идарәсе ветераннары советы рәисе Люция Ильина.

Очрашуда Куакбаш мәдәният йортында эчтәлекле мәдәни программа әзерләнгән иде. Г.Камалның “Беренче театр” комедиясеннән өзек күрсәттеләр.  Спектакльдә олы яшьтәге авыл халкы катнашты.  Шулай кашыкчылар ансамбендәге кызлар-егетләр чыгышын да ошаттылар. 

Әхәт Сахаповның гармунда уйнавы, Роза Хәсәнованың җырлавы, Ялаева Тәскирәнең җырлавы, шулай ук шигырь укуы, Фәридә Насыйрова, Мәмдүдә Вәлиуллинаның шигырьләре, истәлекләре – барысы да чарага ямь өстенә ямь өстәде.

Барлык остазлар үзләренең хатирәләре белән бүлештеләр, теләкләр теләделәр. Аларны Куакбаш һәм Чыршылы мәктәбе директорлары котлады.

Түбән Чыршылы мәктәбендә укытучы булып эшләүче  Гүзәлия Ганиева, Алсу Муллагалиеваның котлаулары да иреште.

Барлык ветеран-мөгаллимнәргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан мәктәп ашханәсендә чәй табыны артында сөйләшеп утырдылар.

фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев