Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратай авылында балалар өчен дини укулар булды

Районның Мөэмин-Каратай авылы мәчетендә балалар өчен өч көнлек дини укулар булды, алар өчен өч көнлек дини - әхлакый укулар узды.

Авыл имамы Сәхапов Рәис Харис улы балаларны диннең барлыкка килүе, аның тормышыбыздагы роле, әхлакый кыйммәте хакында сөйләде. Иң куандырганы шул: укучыларның бүгенге көндә аят-догалар белүләре бик шатландырды.

Әлеге укуларга бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә белем алучы, әби-бабаларына кунакка кайткан һәм Иске Иштирәк мәктәбендә укучы балалар да йөрде. Динебезгә багышланган дәресләр бары уку белән генә чикләнмәде, ә хәрәкәтле уеннар уйнарга да вакыт таптылар. Дәресләр арасында тәнәфесләр ясап балалар төрле тәм-томнардан авыз иттеләр, сыйландылар. Шулай ук "Мәдинә" мәчетенең мөәзине Әңгәм абый,  мәдәният йортыннан Вәлиәхмәтов Ринат та укучыларның ялын үткәрүгә зур игътибар бирделәр. 

Авыл  имамы Рәис ага балаларга намаз уку тәртипләрен аңлатты, төшендерде, үзенең вәгазьләрендә хак динебез турында сөйләп үтте.

 "Мәдинә" мәчетендә мондый чаралар тәүге тапкыр үткәрелүен дә искәртеп үтәргә кирәк. Быелгы укулар өч көн үткәрелде, ә Рәис ага әйткәнчә киләчәктә бу укуларны 10 көнлек итеп үткәрү фикере дә яңгырады.  Әти-әниләр, әби-бабайлар балалар белән мондый чара узуын бик уңай кабул иттеләр, дәвамлы булуын теләделәр.

 

Фото:  Мөэмин-Каратай мәчете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев