Лениногорск җырчысы, блогеры Рамил Габитовның гаиләсендә шатлыклы вакыйга
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Лениногорск җырчысы, блогеры Рамил Габитовның гаиләсендә шатлыклы вакыйга

Рамил Габитов - концертларда матур итеп җырлаучы, шулай ук алып баручы, блогер да әле.

Күптән түгел Рамилнең кызы туды. Кечкенә кызчыкка Лия исеме кушканнар. Лия 6 ноябрьдә туа, аның авырлыгы  3 кило 700 грамм .

Рамил ВКонтакте битендә шатлыгын уртаклашкан: "МИн әлеге бәбинең әтисе булдым. Рәхмәт минем яраткан хатыныма шундый бүләк ясаганы өчен. Бала тудыру йорты медперсоналларына да рәхмәт әйтәбез", - дип язган.

Габитовлар гаиләсен котлыйбыз, кызларын исән-сау шатлык белән үстерсеннәр дип телибез.

Фотолар: https://vk.com/gabitooov


Нет комментариев