Мичурин авыл җирлегендә бүләкләр тапшырдылар
Авылдагылар өчен хөрмәт билгесе
Мичурин авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова белән китапханәче Сания Вахитова Җиңүнең 80 елллыгы медальләрен һәм азык-төлек наборын Мичуринда яшәүче тыл хезмәткәре Екатерина Газимзяновага тапшырдылар.
Шулай ук әлеге юбилей медаленә Яңа Сережкиноның сугыш ветераны Александр Ванюков ия. Кызганыч, ветеран үзе бакыйлыкка күчте. Шунлыктан бүләкне улы белән килененә тапшырдылар.
Яңа Сережкинодан тагын бер тыл хезмәткәре – Леонид Мурзин өчен юбилей медален һәм азык-төлек тупланмасын улы Константин Мурзинга тапшырдылар.
Авыл башлыгы тагын бер күңелле гамәлне башкарды. Мичурин авыл җирлеге депутаты Александр Рослов исеменнән МХО хәрбиләренең әниләренә һәм хатыннарына сертификатлар бүләк итте. Алар барлыгы – 10 кеше иде.
Рәмзия Иванова белән Сания Вахитова аларның өйләренә барып, бәйрәм белән котладылар.
Авыл җирлеге депутатның мондый ярдәме өчен рәхмәтен җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев