13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә искечә Яңа ел иде.
Искечә Яңа ел алдыннан Мичурин авыл китапханәсе, клуб хезмәткәре һәм авыл җирлеге башлыгы белән бергә СВОда катнашучыларның әти-әниләрен котладылар.
Алар солдатларның әти-әниләренә сәламәтлек, тынычлык, шатлык һәм бәхет теләделәр, кечкенә бүләкләр тапшырдылар.
Әти-әниләр исә шундый чара оештырганнары чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Аннары юмартлык өләшүчеләр (элек славян яңа ел йоласында шундый кешеләр булган, алар өйдән-өйгә йөреп, котлаулар ирештергәннәр, аларны юмартлык өләшүчеләр дип атаганнар, щедровальники) авыл урамнары буйлап бәйрәм котлаулары белән йөрделәр.
Тәм-томнар бүләк иттеләр, сәламәтлек, теләкләрнең тормышка ашуын теләделәр.
фотолар: Мичурин китапханәсеннән



Нет комментариев