Мичурин һәм Яңа Сережкино авылларында Кыш бабай белән Кар кызы балаларны котлады (+фотолар)
Районыбызның Мичурин авылында һәм шушы авыл җирлегенә караган Яңа Сережкино авылындагы балаларны шатландырдылар.
Бүләкләр авыл депутатлары – бертуган Александр һәм Алексей Рословлар, шулай ук “Татойлгаз” предприятиесе ярдәмендә әзерләнгән.
Ике авылдагы барлыгы 32 балага (бәләкәйдән алып, 9 класска кадәр) бүләкләрне клуб һәм Мичурин авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре тапшырып чыкканнар.
Әлбәттә, яңа ел бүләген тапшыру Кыш бабай белән Кар кызыннан башка булмый. Мичурин авыл клубы директоры Рузалия Мифтахова – Кыш бабай ролендә, авыл башлыгы Рәмзия Иванова – Кар кызы булып киенеп, балаларның өйләренә барып котлаганнар.Аларга китапханәче Сания Вахитова да ярдәм иткән.
Аларны һәрбер йортта ачык итеп каршы алганнар, бигрәк тә балалар шатланганнар, өйгә Кыш бабай белән Кар кызы бүләк күтәреп керсен әле!
Бүләк алгач, кайберәүләре әзерләгән шигырьләрен дә сөйләп күрсәткәннәр.
Үсеп килүче буын турында кайгырту һәм уртак тырышлык уңай нәтиҗәсен бирер.
Фотолар: Сания Вахитовадан






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев