Мичуринлылар Сабантуйга әзерләнүне төзәтү-буяу эшләреннән башлады (+фотолар)
Бу көннәрдә авылда бик нык әзерләнү эшләре бара.
Мичурин авылында көтеп алынган бәйрәм – Сабантуйга әзерлек бара. Авылдашлар, кайткан кунаклар, читтәге авылдашлар алдында авылны матур, төзек итеп күрү ниятеннән авылда буяу, төзәтү, тәртипкә китерү эшләре алып барыла.
Зур өмәдә авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты, авыл активлары катнашты. Юл буйларындагы электр уты баганаларының буяуларын яңартканнар, алар хәзер яңа төсмер алды.
“Клуб фасады шулай ук яңарып китте, сулы эмульсия белән махсус җиһаз белән сиптереп эшләделәр. Икенче көнне исә мәдәният йорты директоры Рузалия Мифтахова белән клуб тәрәзәләрен юдык, чистарттык. Шундый матураеп китте, хәзер клуб фасады “көлеп тора”, - ди Мичурин авылы китапханәчесе Сания Вахитова.
Клуб һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп тирә-юньне төзекләндерү эшләрен башкардылар. Мәдәният йорты территориясендәге биек үләннәр чаптырылды. Хәзер бина тирәсендә чиста, пөхтә һәм куркынычсыз.
Мичурин авылы милли бәйрәм – Сабантуйга кунакларны 7 июньдә чакырып кала.
Бу атнада исә сөлге җыярга чыгачаклар.
фотолар: Сания Вахитовадан








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев