Мичурин Мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме үткән (фотолар)
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Мичурин Мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме үткән (фотолар)

Районның Мичурин авылы Мәдәният йортында балалар белән Нәүрүз бәйрәме үткән.

Аны Мәдәният йорты хезмәткәрләре - Рузалия Мифтахова, китапханәче - Сания Вахитова белән тәрбияче Гүзәл Орлова әзерләгән.

Бәйрәм барышында Кыш Бабай һәм матур Нәүрүзбикә белән бергә балалар күңелле уеннар уйный, шигырьләр укый, бииләр һәм күңел ачалар.

Балалар коймак һәм тәм-томнар белән чәй эчә, шулай ук кечкенә бүләкләр дә ала.  

Мондый чаралар балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли, рухи-әхлакый кыйммәтләрне сакларга ярдәм итә, дип язылган

Мичурино балалар бакчасының социаль челтәрендә.  

Фото һәм мәгълүмат Мичурино балалар бакчасы социаль челтәреннән алынды. 


Нет комментариев