Мөэмин-Каратай авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте
Мөэмин-Каратайда тормышын дин белән бәйләгән, ураза тоткан, ислам динен ихлас күңелдән хөрмәт иткән авылдашлар байтак.
14 мартта кичке биш тулганда авыл халкы ифтар мәҗлесенә, авыз ачарга ямьле-нурлы мәчеткә җыелды. Лениногорск шәһәреннән “Ихлас” мәчете имамы, безнең авыл халкын ихтирам итүче Габдераззак хәзрәт Гимранов килгән иде. Ул һәр елны Мөэмин-Каратай авылы мөэминнәрен үз итеп, безнең халык белән очрашырга мәчеткә килә.
Ифтар мәҗлесе барлык шәригать кануннарына туры китереп үткәрелде. Бигрәк тә әлеге мәҗлесне җиренә җиткереп оештырган өчен авылыбыз мулласы Сәхапов Рәис Харис улына тирән рәхмәтебезне белдерәбез, шулай ук авыл күләмендәге бөтен чараларда башлап катнашкан, оештырган Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызына да җылы рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә.
Элегрәк без аш- сулы дини бәйрәмнәребезне авылдашлар ярдәме белән үткәрә идек. Хәзер исә мәчетебезгә аш- су белән бәйле табыннар хәстәрләү өчен, язмышын дин белән бәйләгән авылдашлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Кыскасы, Аллаһ йортында табыннар үткәрү өчен үзебезнең бүлмәбез, җиһазларыбыз бар.
Авыз ачу мәҗесе җанлы, оешкан төстә узды. Ифтар мәҗлесен әзерләүдә бик теләп катнашкан, мул табыннар әзерләгән авылдашларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә әнә шулай бергә, бердәм булып, динебезне куәтләп яшәргә, гомер итәргә язсын!
Таһир Шәмсуаров
фотолар: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев