Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратай авылы җыенында авыл күперенә, мәдәният йорты сәхнәсенә ремонт кирәклеге әйтелде

Узган 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авылда узган чаралар патриотик рух белән үткән.

Авылда Бөек Ватан сугышы ветераны юк, сугыш чоры балалары – 7 кеше генә. 

Авыл җирлеге хәрби операциягә гуманитар ярдәм турында онытмый: маскировка челтәрләре үргәннәр, шәмнәр ясаганнар. Ә генераторга акча җыйганда авылдашлары Флорит Латыйпов финанс яктан ярдәм күрсәткән. “Ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәт”, - ди авыл башлыгы. 

Кызганыч, авыл җирлегендә менә берничә ел рәттән почтальон вазифасына алынучы кеше юк. Шунлыктан матбугатка язылучылар саны да кимегән. Атнага бер тапкыр Иске Иштирәк почтасыннан хатлар, газетларны авыл башлыгы үзе алып кайта. 

Матбугат язылучылар белән беррәттән, авылда мал саны да кими бара. Бу авылның картаюы, мал азыгының бәясе кыйммәт, ә продукция сату бәясе түбән булу белән дә аңлатыла торгандыр. Дәүләт авыл җирлегендә сыер, ат, кәҗә асраучыларга ярдәм йөзеннән субсидия түләп килә. Әйтик, 2025 елда бер баш сыер асраучы хуҗалыкка 6 мең 300 сум, кәҗәләргә бер башка – 1 мең сум, атларга бер башка – 5 мең сум субсидия каралган иде. 

“Безнең авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларга сыерларга 50 мең 400 сум, савым кәҗәләренә 7000 сум, атка 5000 сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. 300 сум ветеринар хезмәтләргә субсидия түләнде”, - диде Әнисә Ханнанова. 2025 елдан субсидия буенча шарты үзгәрү сәбәпле, терлек азыгы сатып алганны кәгазь белән дә расларга кирәк. “Сер түгел, авыл кешесе андый мәшәкать артыннан йөрүне өнәп бетерми. Шуңа исәптә торган бар сыергада субсидия бирелми калды”, - диде. 

Мөэмин-Каратай авылы кырларын “Август-Лениногорск” хуҗалыгы эшкәртә. “Арендага бирелгән пай җирләренә аренда акчалата тулысынча түләнде, җир салымын пайщиклар үзләре түләделәр. “Август-Лениногорск” Сабантуй, Яна ел, Җиңү көнен үткәрүдә финанс яклап ярдәм итеп тора. Шулай ук өлкәннәр, укытучылар, фельдшерлар көненә эшчеләргә азык-төлек наборлары бирелде. Хуҗалык җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди Әнисә Атлас кызы. 

“Маметов” фермер хуҗалыгы да Мөэмин-Каратай кырларында үз эшен алып бара. Елдан-ел үз карамагындагы ат башларын арттыра. Ферма тирәләрендә бик зур үзгәрешләр керткәннәр, зур төзелешләр бара. 

Ниһаять, узган ел ахырында Мөэмин-Каратай авылы яңа ФАПлы булды. Ул авылның нәкъ үзәгендә урнашкан. Медпунктка  суы  кертелгән, канализациясе дә бар, җылылык белән тәэмин итүче аерым котельный да ясалган. Пациентларның куркынычсызлыгын күздә тотып, янгын сигнализациясе, видеокамералар да урнаштырылган. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус каралган, ди үз чыгышында авыл башлыгы. 

Фельдшер-акушерлык пункты карамагында барлыгы 159 кеше исәптә тора.  2025 елда 620 тапкыр авыруларның өйләренә барып һәм мөрәҗәгать буенча  ярдәм күрсәтелгән, 82  тапкыр каты авыру вакытында чакыру булган, 1529 тапкыр халык төрле процедура алган. 2025 елны диспансеризацияне үтәргә тиешле 144 кешедән 140ы узган. 

Җыенда мәдәният, китапханә эшчәнлеге уңай яктан телгә алынды. Матур традиция булып бик күп бәйрәмнәр үткәрәләр, күрше авылларга да баралар, аларның үзләренә дә киләләр. Китапханәдә ел дәвамында китапханәдә төрле чаралар, очрашулар үтә. 

Авылга нур сибеп торучы, халкыбызны иман юлына ѳндәүче  мәчет уңышлы гына эшли.  Дин сабаклары алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Авылдашларның һәм иганәчеләрнең ярдәме белән  мәчетебездә зур күләмдә төзекләндерү эшләре башкарылды. Мәчетне тоту өчен чыгымнар халыктан җыелган хәер акчасы хисабына башкарыла, диде авыл башлыгы.

Авылда хәл итәсе проблемаларга килгәндә, авыл уртасыннан үтә торган күпер ремонт таләп итә, шулай ук мәдәният йортының сәхнәсенә  ремонт кирәк, клуб территориясе дә төзекләндерүне көтә. Киләчәктә мәктәп террриториясенә ял паркы ясарга хыялланалар. 

  • Саннар һәм фактлар
  • Мөэмин-Каратай авыл җирлегендә 156 хуҗалык бар, 229 кеше исәптә тора. 77 кеше – пенсионер, укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны – 39. Укучыларны Иске Иштирәк һәм Зеленая Роща мәктәпләренә автобус йөртә. Узган ел 2 бала – игезәкләр туган. Авыл җирлегендә күп балалы 2 гаилә бар. Авылда 38 баш мөгезле эре терлек, 44 баш сарык, 23 баш кәҗә, 75 баш умарта исәпләнә.

  

фотолар: авыл җирлегеннән

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 30 гыйнвар санында укый аласыз.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев