Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратай китапханәсендә Шәрифуллиннар гаиләсе белән очрашу үтте

2024 ел Россиядә Гаилә елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, 27 гыйнвар көнне, Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә авылның күркәм, үрнәк Шәрифуллиннар гаиләсе белән очрашу узды.

Гаилә башлыгы Җәдит Шәрифуллин гомерен авылга багышлаган шәхесләрнең берсе. Бу тату, тырыш, уңган гаилә авылдашларда бары тик хөрмәт кенә уята. Җәдит Галиәкбәр улы заманында алдынгы колхозчы, тракторчы, урманчы хезмәтләрен намус белән башкарды. Аннары аның тагын бер гомерлек, үз иткән, яраткан һөнәре бар: ул – гармунчы, җырчы. Шулай ук аның атка мәхәббәтен, хуҗалыгында ат асравын да билгеләп үтәсе килә.

Җәдитнең әтисе Галиәкбәр абзый бик күп еллар элек авылның талантлы сәхнә артисты булган кеше. Шушы гади генә авылда яшәп яткан авыл кешесенең Казанда узган үзешчән театрлар бәйгесендә Ишан хәзрәт ролен башкарып, мәртәбәле жюри тарафыннан чем кара костюм белән бүләкләнүе дә үзе генә дә ни тора!

Җәдит Галиәкбәр улы тормыш юлдашы Наҗия ханым белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Әлбәттә, оныкларының яраткан әби-бабасы алар. Уңган хуҗабикә Наҗия ханым гомерен мәдәниятка, китапханәгә бәйләгән хөрмәтле зат.

Аларның кызлары Гөлназ да бүгенге көндә гаиләсе белән Лениногорск шәһәрендә яши. Ул балаларга белем бирү өлкәсендә хезмәт итә. Ул шулай ук бүгенге көндә яшь, өметле шагыйрә, Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе әгъзасы.

Әлеге  чара җыр, моң, шигырь белән үрелеп барды. Гаилә башлыгы Җәдит әфәнде гармунда өздереп татар көйләрен уйнады, яраткан җырларын башкарды. Наҗия ханым исә мәдәниятта башкарган эшләрен хезмәтләрен искә төшерде. Ә Гөлназ исә  авылдашларын яңа гына табадан төшкән  шигырьләре белән таныштырды.

Очрашуга килүчеләр кунакларга төрле сораулар бирделәр, аларның тормыш мизгелләре белән таныштылар. Бирегә шулай ук әлеге гаиләнең дуслары да килгән иде. Алар өздереп гармунда уйнадылар, сирәк яңгырый торган җырларны бүләк иттеләр.

 

Таһир Шәмсуаров. Фотолар: авыл китапханәсеннән.

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында булачак.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев