Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратайда Сабантуйда баш батыр Илнар Лотфуллин калды (+ фотолар)

Мөэмин-Каратай Сабантуй бәйрәмен авылыбыз имамы Рәис Харис улы Сәхапов ачып җибәрде. Ул Мөэмин-Каратайның бар эштә дә бердәм, тырыш, уңган, максатчан халык икәнлеген билгеләп үтте.

Әлеге сала чыннан да иманлы, динле, бердәм. Милли бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен Мөэмин-Каратай авыл җирлеге бик күп эшләр алып бара. Авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова авыл халкын, кайткан кунакларны, олысын-кечесен бәйрәм белән тәбрикләде.

Милли бәйрәмнең иң кызык, иң көтеп алган өлеше, әлбәттә, татар халкының милли уеннары, ярыш төрләре. Шуның өчен авылдашлар да, кунаклар барлык уен төрләрендә теләп катнаштылар.

Мөэмин-Каратай – Лениногорск районына талантлы көрәшче, тугыз тапкыр район сабан туйлары батыры Алмас Сабирҗановны биргән авыл. Шуны искә алып, Алмас Малик улының туганы Вәлиев Мәгъсүм абыйсының истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, Сабан туенда җиңү яулаган баш батырга кубок һәм 1, 2, 3 урынны алучыларга истәлекле медальләр тапшырды.

Алмас абыйның истәлек портреты Мөэмин-Каратай авылының  “Хәтер” музеена тапшырылды.

Татарча көрәш буенча былтыргы баш батыр Илнар Лотфуллин быел да үзенең  бил алышу остасы икәнлеген раслап, кабат беренче урынга лаеклы дип табылды. Ә башка төр ярышлар буенча балалар, үсмерләр арасында барган ярыш-бәйгеләр дә җанлы, мавыктыргыч узды.

Һәр төр бәйгеләр буенча җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Капчык белән  йөгерү буенча балалар арасында беренче урынны Адилә Төхфәтуллина, өлкәннәр арасында Айгөл Камалетдинова, кашыкка йомырка салып йөгерү буенча балалар арасында Рәзинә Мортазина, Сафия Агеева, Даяна Төхфәтуллина, өлкәннәрдән Кристина Җиһангирова, утын кисүдә Зөлфия Вәлиәхмәтова, Илмир Мортазин, Нәбиулла Габидуллин, Реваль Даутов, тауга йөгерүдә Инсаф Ильясов, чаңгы киеп йөгерүдә Гөлшат Даутова, Тәнзилә Якупова, авыш колгага менүдә Ранис Җиһаншин, качык сугышында балалар арасында Ранис Җиһаншин,  өлкәннәр арасында Александр Орлов, аркан тартуда балалар арасында Наил Шәрипов, яшүсмерләрдән Рамилә Гимаева, зурлардан Илдар Гәрәев, катыктан акча эзләү – Зарина Даутова.    

Мөэмин-Каратайда җитмеш төрле һөнәр ияләре байтак. Әнә шундый авыл җанлы, хезмәт сөюче авылдашларыбызны мәйдан түрендә күрү күңелләргә шатлык хисләре өсти. Нәбиулла Габидуллин, Җәдит Шәрифуллин, Хаҗиморат Әхмәтшин, җырчылар Ләйсән Шәмсуарова, Дилбәрия Шакирова, Мәгъсүм Вәлиев, авыл мәдәният йорты директоры Лилия Вәлиәхмәтова җитәкчелендәге “Кояшкай” ансамбле.

Милли бәйрәмнең җанлы, кызыклы барышы сәләтле алып баручылардан да күп тора.  Минем белән бергә быелгы милли бәйрәмне талантлы оныгым, нәфис сүз остасы, җырчы, Лениногорскида 4нче мәктәптә укучы Илсаф Ситдыйков алып барды.

Таһир Шәмсуаров

фотолар: авыл җирлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев