Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратай авылында Сабантуй сөлгесе гармун моңнары һәм җиккән ат белән җыелды

Милли бәйрәм – Сабан туена сөлге җыю буыннардан-буыннарга тапшырылучы иң күркәм йолаларның берсе.

Мөэмин-Каратайда авыл җирлеге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә сөлге җыю оештырылды.  Быелгы сөлге җыю бәйрәме бик җанлы, мавыктыргыч узды, дип хәбәр итәләр авылдан.

Кулыннан килгәнчә һәр кеше әзерләгән бүләген тапшырган. Урам буйлап капка төпләрендә татарның гасырлардан килгән җырлары яңгыраган.

 Милли татар киемнәреннән киенгән гармунчы-җырчылар, сөлге җыючылар:  Нәбиулла Габидуллин, Җәдит Шәрифуллин, Таһир Шәмсуаров, Лилия Вәлиәхмәтова, Рәмзия Шәмсуарова, Лилия Шамгунова, Лениногорск шәһәренең 4 мәктәбендә белем алучы Илсаф Ситдыйков,  Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова, Рүзилә-Рәзинә Мортазина. Алар – авылның иң актив сөлге җыючылары. Шулай ук Иске Иштирәк мәктәбендә укучы талантлы кызлар:  Рәзинә һәм Рүзилә Мортазинаны аерым атап узасы килә. Бу кызлар теләсә нинди мәдәни чарада да төп терәк-таяныч.

Сөлге җыюда чиккән сөлгеләр белән матур итеп бизәлгән ат та катнашты. Атның хуҗасы - Җәдит  Шәрифуллин. Ул күптәннән ат асрый. Атны бизәп, төрле чараларда катнаша. Бу юлы да чарадан читтә калмады Җәдит абый.

“Һәр йорт хуҗасы сөлге җыючыларны ягымлы сүз, ачык йөз белән каршы алдылар. Урамнарны гармун тавышлары белән яңгыратып килгән сөлге җыючыларга, авылдашлар теләкләр теләп, чын күңелдән тастымал, сөлге, йомырка тапшырдылар. Гомумән алганда, күңелләр күтәренке, Сабан туена бирелгән бүләкләр зурдан, иң мөһиме керсез күңел белән тапшырылган бүләкләр”, - ди авыл башлыгы Әнисә Ханнанова.

 Сабан туе тиешенчә узсын өчен  акчалата да ярдәм итүчеләр дә булган.   Көтеп алынган милли бәйрәмне оешкан төстә, куанып уздырырга язсын!

 

фотолар: авыл җирлегеннән

фотоларны Галереядан (аскы өлештә) карагыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев