Мөэмин-Каратайдан язалар: махсус сөлге бәйрәменә катнашырга дип кайтучы авылдашлар да булды
31 майда иртән мәдәният йортында тансык җанлылык сизелде.
Авыл татар халкының күркәм йоласын дәвам итеп, авыл буенча сөлге җыярга чыктык. Әнә, күрәсезме, мәдәният йорты алдында сөлектәй кыңгыраулар, чиккән сөлгеләр белән бизәлгән ат биеп тора. Бу бахбайның хуҗасы ат җанлы, аттан башка яшәвен күз алдына китерә алмаган Шәрифуллин Җәдит исемле ир-егет!
Аның янәшәсендә гармунчы -җырчы дуслары Габидуллин Нәбиулла, Әхмәтшин Хаҗиморатларны күрәбез. Шулай ук кече яшьтән атка гашыйк, шагыйрь, җырчы, Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Таһир Шәмсуаров, һәр башлангыч өчен җан атучы, авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова, мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Вәлиәхмәтова, Рәмзия Шәмсуарова, Ләйсән Шәмсуарова, авылыбызның киләчәге, мәдәният дип җан атучы кызларыбыз Рәзинә һәм Рүзилә Мортазиналар, махсус сөлге бәйрәмендә катнашырга дип кайткан, тамырлары белән Мөэмин-Каратайныкы Лилия Вәлиева һәм аның улы Ризван елмаеп-балкып басып торалар.
Бу көнне чынлап та авыл ниндидер милли, мөлаем нурга төренде. Татар авылында иртәдән кичкә кадәр гармун моңнары тынмады, татар җырлары яңгырады һәм әлбәттә татар биюе күңелләрне күтәрде, җанда милли горурлык хисләре уятты. Аннары авылдашларның киң күңеллелеге сөлге җыючыларны капка төбендә елмаеп-балкып каршы алуы, акчалата да, төрле бүләкләр, чиккән сөлгеләр тапшыруы да быелгы сабан туеның югары дәрәҗәдә узачагына инандырды.
Сөлге җыйганда ядадан бер нәрсәгә игътибар иттек: авыл халкының кунакчыллыгы, сөлге җыючыларны татар самоварында чәй кайнатып, тәмле коймаклар белән сыйлавы да ару -талуны киметте, күңелләргә хуш килде.
Сөлге җыю кичкырын тәмамланды. Чын күңелдән тапшырган бүләкләр өчен барлык авылдашларга да ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен ирештерәбез һәм 8 июньдә узачак Сабан туе мәйданында көтеп калабыз!
Таһир Шәмсуаров
фотолар: авыл җирлегеннән





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев