Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратайдан язалар: өметләнәбез, безне дә ишетерләр

Мөэмин-Каратай авылы җирлегендә барлыгы 156 хуҗалык санала.

 

Мөэмин-Каратайда узган авыл җыенына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шулай ук Лениногорск шәһәр администрациясе вәкилләре дә катнашты.
    
Мөэмин-Каратай авылы җирлегендә барлыгы 156 хуҗалык санала. Бүгенге көндә авылда 260 кеше исәпләнә, шулардан 132 кеше ир-ат, 128 хатын кыз. Биредә төпләнеп, даими ике йөзләп кеше гомер итә. Шулардан эшкә яраклы 127 кеше исәпләнә.

Мөэмин-Каратай җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова мәгълүматларына караганда, Мөэмин-Каратайда яшәүчеләр күбесе бюджет оешмаларында, “Август-Лениногорск” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә, “Бәкер” шифаханәсендә һәм башка тармакларда хезмәт итәләр. Уңган-булган авылдашлар 59 баш мөгезле эре терлек тота, шуларның 20 сыер, 39 баш тана һәм үгез бозаулар асрый, биш баш ат булуы да әйбәт. Сарык-кәҗәләр исә 56, биш йөздән артык кош-корт бар, куян асрау, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр барлыгы да куандыра. Былтыр авыл җирендә дүрт баш сыер асраучы гаиләгә сыер саву аппараты бушка бирелде.

Быел Мөэмин-Каратай авылы кырларында кыр эшләрен “Август” оешмасы алып барды. Пай җиренең бер гектары 800 сумга бәяләнде, пай җирләренә аренда акчалата түләнде, җир салымын пайчылар үзләре түләделәр.  Шулай ук “Мәмәтов” фермерлык хуҗалыгы авылда татар атларын тәшкил иткән атларны үрчетүгә, ишәйтүгә зур игътибар бирә.

Мөэмин-Каратай авылында барлыгы 87 лаеклы ялдагы пенсионер яшендәгеләр гомер итә. 18 яшькә кадәр балалар бар. Мәктәп яшендәге 9 укучыбыз бар. Мәктәпкәчә яшьтәге 12 бала исәпләнә. Авыл җирлегендә күп балалы бер гаилә исәптә тора.

 Авыл җирлегендә ике тыл ветераны бар. Габдрахманов Әсхәт агага 23 февральдә 92 яшь, Усманова Зәйтүнә апага 4 апрельдә 91 яшь тулачак. Хөрмәтле ветераннарыбызга саулык-сәламәтлек, аяз таңнар, якыннарыгызның җылысын-яратуын тоеп яшәргә язсын!    

Татарстанда, авылларда башкарма комитет биналары, көнкүреш биналары төзелә. Безне дә өмет канатландыра: киләсе 2024 елда фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачар дигән ышаныч белән яшибез. Безнең медицина хезмәткәре - Шәрәпова Зимфира һәрвакыт эш урынында, берәрсе авырый калса, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ярдәмгә килеп җитә.

Авыл өчен бик зур эшләр башкарыла, әмма бөтенесе акчага килеп терәлә. Төрле грантларда һәрвакыт катнашып киләбез, әмма бу очракта зур авыл җирлекләре өстенлеккә ия. Авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова әйтмешли, өметтә булыйк, бәлки спорт мәйданчыгы төзелешенә һәм су линияләрен ремонтлауга грант отарбыз.

Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре халыкка тиешле дәрәҗәдә, мәдәни хезмәт күрсәтә.

Хәзрәтебез Рәис Сәхапов җитәкчелегендә мәчет төзек, нурлы, үзенә тартып тора. Моңлы азан тавышы яңгырый. Мәчеткә җыелган акчага ел саен берәр төрле ремонт, яисә төзелеш эшләре башкарыла. Бу елда зират эчендә кирәкле әйберләр куярга матур, җыйнак кына бина төзелде.

 Бүгенге көндә байтак кына хезмәтләрне: газета-журналларга язылу, аларны халыкка тарату, айлык пенсияләрне дә почтальон башкара. Бүгенге көндә авылыбыз почтальоны Әгъдәс Җаббаров үз вазифаларын күңел биреп, намус биреп башкарганлыгын әйтеп узасы килә.

 Уңган-булган Рамил Гыйрфанов җитәкчелегендә  сыер көтүен иркен басу-кырларда электр көтүче ярдәмендә рәхәтләнеп көтәбез. Кыш буена авылдашларыбыз үз шәхси тракторлары белән авыл юлларын даими кардан арындырып торалар.
   
Таһир Шәмсуаров

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев