Пионерия көне уңаеннан Кирлегәчтән Әлфия Магизянова-Галимованың уйланулары: тырышырбыз зарланмаска, яшьләрдән үрнәк алмаска
«Кирлегәчем - гомер бишегем» төркемендә Пионерия көненә язма барлыкка килде.
Аны төркемне алып баручы, Кирлегәч яңалыклары белән таныштыручы, актив хәбәрче Әлфия Магизянова-Галимова язган.
19 майда Пионерия көне билгеләп үтелә. Әлеге шигъри юлларны бергәләп укыйк.
Элеккеге пионерлар...
Хәзерге пенсионерлар...
Сүз бирәбез...
Картаймаска...үз юлыбыздан тайпылмаска…
Авырсак та,янтайсак та...
Тырышырбыз зарланмаска...
Яшьләрдән үрнәк алмаска,
Озак итеп телефонда утырмаска…
Кирәксә кирәкмәсә дә
Интернетта казынмаска...
Беззз ...беззз килеп безелдәми,
Шыпырт кына
Безгә язган гомер юлыннан үтәргә!!!
Бер нигә дә карамыйча җан талашып,
Корьән кушкан кагыйдәләрне үтәргә.
Пионер уставын ятлагандай бик тырышып,
Аять,сүрәләрне ятлап көн итәргә!
Пионерда булганнан соң...
Шундый рәхәт, матур чакны күргәннән соң,
Сәерерәк бу тормышка яраклашу…
Тик сүз бирәбез...
Һәрвакытта авырлыкка бирешмәскә...
картаймаска...янтаймаска...
Раббым сүзеннән чыкмаска…
Насыйп булсын гомер юлын туры үтәргә,
Абынмаска...адашмаска...ялгышмаска!!!
Әлфия Магизянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев