Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Район авыллары мәчетләрендә балалар өчен дини-әхлакый һәм тәрбияви курслар оештырылды (+ фотолар)

Авыл мәчетләре балаларыбыз иманлы булып үссен дип яхшы гамәлләр кыла.

Балаларны шатландыра беләләр. Менә быел да Сугышлы (әйтергә кирәк, алар әхлакый-тәрбияви курсларны башлап җибәрүчеләр), Урдалы, Кирлегәч, Шөгер һәм Зәй-Каратай мәчетләре каршында курслар оештырдылар.

Зәй-Каратайда узган ел беренче тапкыр балалар өчен мөселман сабан туе узды, быел исә беренче тапкыр дини-тәрбиви курс оештырырга булганнар.

Урдалы мәчете балаларга әхлакый-дини-тәрбияви чара буенча елдан-ел остара бара. 17 бала ун көн дәвамында мәчеткә килеп, зур гыйлемнәр туплаган һәм күркәм гадәтләр, холык тәрбияләгәннәр. Балалар дини дәресләр дә алганнар, шулай ук хәрәкәтле уеннар уйнаганнар, авылда табигать кочагында булганнар.

Лагерьда тәрбияче вазифасын Галия апа Рәхимова алып барган, тәмле аш-сулар белән (итле токмач, пилмән ашлары белән) Минәсма апа Сафиуллина сыйлаган. Лагерьдагы соңгы көн балалар өчен олы бер бәйрәм төсмере алган.

 “Лагерьнең соңгы – унынчы көнендә имтихан тапшыру көне кебек узды. Балаларның әбиләрен чакырдык. Матур итеп исәнләшүдән башланды көнебез. “Шайтан явызлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыеныйк”, дигәч, балалар “Әгүзү билләәһи минәш шәйтаанир раҗиим. Бисмилләәһир рахмәәнир  рахиим”, дип җавап кайтардылар. Фатиха, Ихлас сүрәләрен укып күрсәттеләр. Иман кәлимәсен әйттеләр. Гарәп алфавиты буенча белгәннәрен әйттеләр. Фәрит хәзрәт, авыл остабикәсе Рәшидә апа да бу көнне безнең белән иде. Алар да шушы ун көн эчендә балаларның ялы файдалы узуга куандылар, хуплау сүзләре әйттеләр”, - дип  сөйли Галия апа.

Балалар өчен мул сый-ризыклы табын әзерләгәннәр, аннары балалардан соң әбиләрне дә өстәл артына утыртканнар. Әлбәттә, лагерьга йөрегән балаларны күчтәнәчсез җибәрү юк. Ике яктан: лагерь һәм мәчет берләшеп, бүләкләр өләшкәннәр.

“Балаларга да рәхмәт. Алар киткәндә канәгать булулары күренде. Киләсе елга да киләчәкбез диделәр. Лагерь эшендә ике оныгым – Солтан белән Салават та ярдәмче булды. Моннан тыш клуб һәм китапханә: Гүзәлия белән Минзилә ханымнар ярдәм иттеләр. Чаралар үткәреп, аппликацияләр ясарга өйрәттеләр. Рәхмәт яусын аларга”, - ди Галия ханым.

Сугышлы мәчетендә 3 июньнән 14 июньгә кадәр курслар үтте. Бу чара  өченче ел рәттән үткәрелә. 4 яшьтән башлап 13 яшькә кадәр 23 бала йөргән. Алар белән 6 волонтер эшләгән, алар шәһәрдән, Казан, Сугышлыдан булган. Балалар гарәп әлифбасын, язарга, сүзләр төзергә өйрәнгәннәр. Шулай ук җәмәгать намазында катнашканнар.

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 21 июнь санында укый аласыз.

фотолар: авыл мәчетләреннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев