Районыбызның Чүте авылында Мәүлид бәйрәме уздырдылар
Пәйгамбәребезне хөрмәтләү.
Куакбаш авыл җирлегенә караган зур булмаган Чүте авылында 18 нче сентябрь көнне Мәүлид бәйрәме үтте.
Лениногорскиның “Ихлас” мәчетеннән килгән Габдерәззәк хәзрәт Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) тормыш юлы турында үтемле вәгазь сөйләде.
Лениногорск мөхтәсибәте каршында эшләүче “Мөслимә” клубы җитәкчесе Ләйлә ханым үсеп килүче буынны – балаларны Пәйгамбәребез үрнәгендә ничек тәрбияләргә икәнен аңлатып китте.
Чүте авылы имамы Уел Зәкиҗан улы Галимов авыл тарихы белән таныштырып, үткәннәрне искә алды.
Мәчеткә йөрүче ханымнар башкаруында мөнәҗәтләр, салават әйтүләр тыңлап киттек. Пәйгамбәребез турында викторина оештырылган иде, сорауларга бик тиз җавап табылды.
Бәйрәмдә күрше авыллардан Куакбаш, Түбән Чыршылыдан да кунаклар бар иде.
Эчтәлекле, мәгънәле итеп узган Мәүлид кичәсенә тәмле ризыклар да пешереп килгәннәр, чәй өстәле әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев