90 яшь – зур гомер юлы
Районыбызның Урмышлы авыл җирлегенә караган Елховой авылында яшәүче Гөлсинә әби Бәшировага – 90 яшь.
Гөлсинә әбине гомер бәйрәме белән Урмышлы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәткәр котлады.
Гөлсинә апа Бәширова элек Елховой авылы клубында эшләгән. Урмышлы мәдәният йорты хезмәткәрләре аның янында еш була, бәйрәмнәрдә: 9 майда, олылар көнендә котлыйлар, хәлләрен сорашалар.
Менә 90 яшенә дә чәчәк букеты, бүләк, тәм-том белән килделәр, матур теләкләр теләделәр.
Гөлсинә әби янына социаль хезмәткәр килеп йөри. Әбинең үзенең улы һәм кызы шулай ук Елховойда яшиләр. Олы яшьтәге әби һәръяклап игътибар үзәгендә.
Нет комментариев