Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районыбызның Яңа Шөгер авылында авыл бәйрәме уздырдылар

Яңгыр да комачау итмәде.

Районыбызның Яңа Шөгер авылында «Бер күрешеү – үзе бер гомер» исемле авыл бәйрәме узды. 

«Бу Сабантуеннан да ким булмады, рәхәтләнеп күңел ачтык», – ди авыл халкы. Гомумән алганда, Яңа Шөгер халкы бик актив. Анда мондый бәйрәмнәр булып тора. 

Ул көнне вак кына сибәләп торган яңгыр да бәйрәм кәефен җибәрмәгән.

Авыл бәйрәме азан белән башланган. Бәйрәмгә килүчеләр өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылган. 

Саф һавада шулпа, шашлыклар пешкән, самавырда чәйләр кайнаган. Бәйрәм ахырында урамда өстәлләр корып, өстәлләрне мул сыйлы ризыклар белән тутырып, тәм-томнан авыз итеп, сыйланып утырганнар.

Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова СВОда хезмәт итүче хәрбиләрнең гаиләләренә бүләкләр тапшырган. 

Әлеге бәйрәм турында соңыннан тулырак язып чыгарбыз. 

фотолар: видеодан скрин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев