Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районыбызның Куакбаш авылында яшәүче Тәслимә әби Гаязованың гомер юлы хезмәттә узган

Куакбаш авылында гомер итүче Тәслимә апа Гаязова олыгайганчы авыл хуҗалыгында фидакарьләрчә эшләгән, туйдым инде эштән дигән бер зарлану сүзе дә ишеттермәгән, аның хезмәт стажы дүрт дистә елдан артып китә.

Тәслимә Гаязова районыбызның Куакбаш авылында дөньяга килеп, бер ел узгач Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе – Имаметдин Камалиев  фронтка китә, әниләре бер кочак бала белән кала. Ярый әле гаилә башлыгы яу кырыннан яраланып булса да, исән-сау кайта. Гаиләдә тугыз бала булган, бары тик алты кыз гына үскән. Әлбәттә, авыр еллар. Шунлыктан тормыш китабының балачак, яшүсмер чорлары дигән бүлеге ябык була. 

-    Гаилә ишле булгач, гаиләгә ярдәм булыр дип, 13-14 яшемнән ат җигеп эшли башладым. Уйнап утырыр чак түгел иде, булышырга кирәк. Ат җигергә дә өйрәндем, - дип искә ала ул үткән еллар турында.

Авыл мәктәбендә 7 класс белем алгач, кыз колхозда эшли – кулда көрәк, тырма, сәнәк яисә ат дилбегәсе, нинди эш кушалар, шунда тырышып эшли. 

Алдагы тормышын да авыл хуҗалыгы белән бәйли. “Маркс” колхозының уңган-булган хезмәтчәне ул. Башта фермада бозаулар карый, аннары сыер саву хезмәтен башкара. Ул вакытта сыерлар саны да күп, барлык эш кул көче белән башкарылган. Аннары сыер савучылар сауган сөтне үлчәп торучы – учетчик булып та колхозда эшли. Иң озак эш урыны – авылда ашлык склады мөдире вазифасында. Пенсия вакыты җиткәч тә, эшен ташлап китми, 75 яшькә кадәр хезмәттә була ул. 

Хөкүмәт тарафыннан хезмәте лаеклы бәяләнгән. Тәслимә Имам кызы коммунистик хезмәт ударнигы дигән исемгә лаек булган. Мондый мактаулы исем 1970 елда бирелә аңа. Коммунистик хезмәт ударнигы – Советлар Союзында хезмәт дисциплинасын үрнәк итеп саклаган кешеләргә бирелә торган рәсми мактаулы исем.

Ә бер елдан соң, 1971 елда СССР Югары Советы Президиумы боерыгы белән “Знак Почета” ордены белән бүләкләнә. Әлеге бүләкләр аның өчен бик кадерле истәлек, туган авылы, туган ягы өчен куйган хезмәте лаеклы бәяләнүе өчен куана. Моннан тыш, тырыш хезмәте өчен аңа колхоздан бозау һәм ул заман өчен башка кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар.

-    Әни эшләгәндә аны гел бүләкләделәр, ул гел бүләкләр алып кайта иде. Бер елны радиоприемник биргәннәрен хәтерлим. Без шул чакта әниебез өчен горурланып куя идек. Безне дә хезмәт тәрбиясе белән үстерде. Эшләгән кешенең кадере була дип өйрәтте, - ди кызы Мәрьям ханым.

Олыгайгач та “Маркс” хуҗалыгы ашлык складында барлык эшне төгәл итеп башкаруы турында Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсендә дә, аграр хуҗалык идарәсендә дә билгеләп уздылар. 

-    Ашлык складына килсәң, аны һәрвакыт эш урынында очратырга була иде. Ерактан ук сәлам биреп, каршы ала. Складка күпме ашлык кергән – барысын да төгәл саннар белән әйтеп бирә. Эшләгәндә бернинди зарлану сүзе ишетмәссең аңардан, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.

Тәслимә Гаязовага берүзенә ике баланы олы тормышка чыгарырга күп көч түгәргә туры килә. Ире белән иртә аерылышалар, хәзер ул мәрхүм инде. Тәслимә апа шәхси хуҗалыкта да маллар асрап, көн иткән. Ике бала – ул һәм кыз – әниләренең таянычы. Улы Әхмәт бүгенге көндә Әлмәттә яши. Кызы Мәрьям башта Лениногорскида торганнар, аннары әниләре олыгайгач, авылга кайтып, әнисенең өе каршында үзләренә өй төзеп кергәннәр. Ире Рәфкәт белән булышып, ярдәм итешеп торалар. 

-    Әнинең өе каршы якта гына булу бик җайлы, әни күз уңында.  Мин керәм аның янына, ул безгә керә. Аллага шөкер, хәтере әйбәт. Намазны укый, теләк теләп, догалар кылып тора, - ди кызы Мәрьям.

Ашлар, тәм-томнар пешереп әнисен сыйлый ул, бергә кара-каршы утырып чәй эчүнең дә яме барлыгын әйтә.

Гомер дәвам итә, Тәслимә Гаязова – дүрт онык, алты оныкчык өчен яраткан, кадерле әби. Инде олы яшьтә булуына карамастан, йортында чисталык, пөхтәлек бөркелеп тора, йорт ишегалдында тавыклар туфракта казынып йөри.   

Шушы көннәрдә Тәслимә Имамовна үзенең 85 яшен каршы алды.

Ачык, шат күңелле һәм тормыш яратучан юбилярга без дә хәерле озын гомер телибез.

 

фотолар: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев