Районыбызның Куакбаш авылынннан Гөлнур Төхбәтова атказанган хезмәткәр исеме алды
Дәүләт бүләге
Районыбызның Куакбаш авылыннан, “Маркс” аграр хуҗалыгыннан машина белән саву операторы – Гөлнур Төхбәтова Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды.
Әлеге дәүләт бүләген аңа Лениногорск шәһәре юбилее көнендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантаналы чарада тапшырдылар.
Гөлнур ханым – алдынгы, тырыш хезмәткәр. Ул менә 30 елга якын сөт җитештерүгә зур өлеш кертә.
“Минем әни сыер савучы булып эшләде. 16 яшьтә мин дә фермага сыер саварга килдем. Хәзер эш шартлары да яхшырды, үзебез дә остардык. Эшемнән канәгать, яратып башкарам”, - ди ул.
Шулай ук аграр предприятиенең хезмәткәрләргә вакытында хезмәт хакы түләве, ярдәм күрсәтүе, җитәкченең хезмәткәрләргә уңай мөнәсәбәттә торуы – зур стимул булып торуын да билгеләп узды.
2023 елда Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән иде.
фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев