Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районыбызның Шөгер авылындагы Павленко урамы бәйрәме бөтен авылны берләштергән

«Мәдәният» проекты илебездә яшәүче бик күп төрле милләт халкының мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә, заманча сәнгать һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итүгә дә юнәлдерелгән.

Бу өлкәдә Лениногорск шәһәренең мәдәният-сәнгатькә тартылучылары өчен мөмкинлекләр күп. Мәдәният сараендагы сәнгать төркемнәре, Яшьләр үзәге, шәһәрдә күп еллар дәвамында эшләп килүче территориаль җәмәгатьчелек үзидарә советлары үз эшләрен илкүләм проектларга нигезләп оештыра.

Районыбыз авыл клублары, мәдәният йортлары да бу юнәлештә шәһәрдән калышмый. Аларның кайберләрендә инде берничә еллар дәвамында уздырылып, авыл халкын берләштерүче күңелле йолага әверелгән бәйрәмнәр дә бар.

Районыбызның Шөгер авылында шундый бер матур йола бар –  ул урам бәйрәме. Узган елларда мондый бәйрәм авылның төрле урамнарында берничә тапкыр булган, бу юлы ул Павленко урамында узды. Урам бәйрәмен оештыруга шушы урамда яшәүче Рәзинә Газизьянова, Адель Саматов башлап тотынганнар, аларны шунда ук күршеләре  Зөләйха Шәмсетдинова һәм Дания Гаврилова куәтләп алган. Билгеле инде, авыл мәдәният йорты алар белән бер сафка баскан.

 “Иң беренче инициатива Адельдән булды, урамда күршеләр бәйрәме ясыйк дип, миңа үзенең планнарын да  сөйләде. Җәй азагы, көзнең башланган чоры – бакчалардагы мул уңыш чоры бит, алма-сливалар, бәрәңге-кишер, бөтенесе бәйрәм табыны ясаганны көтеп торгандай булды. Шуңа күрә бәйрәмебезне “Алма бәйрәме” итеп үткәрдек”,- ди Рәзинә Газизьянова. 

Күршеләрне, хәтта бөтен авылны берләштергән бу күркәм бәйрәмне авыл мулласы Миргасим Исмагилов изге дога укып башлап җибәргән.

Бер урамда, бер йортта күршеләр булып яшәүчеләрнең тату-бердәм булуы, күңелле бәйрәмнәрне генә түгел, шатлык-борчулар, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен уртаклашып яшәве бик сөенечле күренеш. Урам бәйрәмен ике күрше Рәзинә Газизьянова һәм Дания Гаврилова кызыклы сәхнә күренешеннән башлаганнар: бер-берсенә терәлеп торган ике күрше бакчасының берсендә, койма буенда ук алмагач үскән. Алмалары өлгергәч, икенче күршенең бакчасына коелган. Сәхнә күренешендә Рәзинә ханым белән Дания ханым, бу “конфликтлы мәсьәләне” тату күршеләрчә чишү юлын күрсәттеләр. Алардан соң табиб ролендә чыгыш ясаган Рафис Газизьянов алманың кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында җентекләп сөйләде.

“Урам бәйрәмнәре эстафетасын 2025 нче ел керүгә башлап җибәргән идек.  Һәр урамның актив кешеләре бар, Павленко урамындагы бәйрәмгә шушы урамда яшәүчеләр генә түгел, авылның башка урамнарыннан да күп килделәр. Ике гармунчы Рубин абый Мусин һәм Мәфрүзә ханым Исмагилова бөтен авылны дәртле гармун моңына күмделәр. Авылыбызның талантлы шагыйрәсе Гөлфия апа Шәйдуллина бу көнгә багышлап та шигырь чыгарган иде. Мондый эшкә безнең Гөлфия апа бик оста, ул сәхнә күренешләрендә дә катнашты. Урам бәйрәмнәренең башланып китүендә дә аның өлеше зур, хәзер бу бәйрәм авылның көтеп алган традициясенә әверелде”,- ди мәдәният йортының сәнгать бүлеге җитәкчесе Гүзәл Закирова.

Дөрестән дә, бәйрәмгә һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышкан, аниматорлык белән шөгыльләнүче Венера Шәмсетдинова ияртеп килгән зур курчаклар балаларга  гына түгел, өлкәннәргә дә бик ошаган, алар белән бергә биеп, бәйгеләрдә катнашып, хәтта балаларны да уздырып җибәргәннәр.

“Урам бәйрәмебезнең тагын бер күрке – бакча уңышлары, төрле пешкән ризыклар һәм балаларның шушы көнгә махсус игълан ителгән рәсемнәр күргәзмәсе булды. Һәркайсы тырышкан, берсенең дә кырыеннан битараф кына узып китеп булмады. Фотозона да ясаган идек, бу күңелле бәйрәм мизгелләрен истәлеккә саклау өчен фотога төшми калучы булмагандыр мөгаен”,- ди Рәзинә ханым.

Урам бәйрәмен оештруны башлап җибәргән Шөгернең талантлы егете Адель Саматов үзе дә чыгыш ясамый калмаган, кунак артистлар алып килгән.  Һәрбер килгән кеше тәмле ризыклар пешереп, төрледән-төрле сый белән килгән. Самоварлар да гөрләп кайнап чыккач, урам бәйрәме табын артында дәвам иткән. Табын  остасы Мәрьям ханым Шәймөхәмәтова матур-җылы сүзләр өстәп, кайнар чәйләрне ясап, тәм-томнар белән сыйланырга кыстап кына өлгерсен!

Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиатуллин урам бәйрәмендә үзе дә катнашкан,  август аенда туган көннәрен-юбилейларын билгеләп үтүчеләрне тәбрикләп, бүләкләр өләшергә дә онытмаган.

 “Урам бәйрәме – авылыбызның күркәм традициясенә әйләнеп килә, авылда яшәүче олысын-кечесен берләштерүче бу мәдәни чара киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам. Бездә сәнгатьнең бик күп төрләрендә сәләтле кешеләр күп. Билгеле мондый зур урам бәйрәмнәрен оештыру өчен башлап йөрүчеләр булуы кирәк. Павленко урамында бәйрәм үткәрер алдыннан шушы урамда торучылар Рәзинә Газизьянова һәм Шөгернең талантлы егете Адель Саматов минем янга килделәр. Алар инде урам бәйрәменең ничек буласын, нинди өлешләрдән торасын да планлаштырып килгәннәр иде. Мондый изге эшкә ничек ризалык бирмисең ди, ике куллап ризалаштым”,- ди Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиатуллин.

 

Исламия Галимова
Фотолар Шөгер мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев