Районыбызның Урдалы авылы мәчетендә 15 көн дәвамында дини-әхлакый лагерь эшләде (+фотолар
Моннан тыш балаларга төрле кызыклы уеннар оештырылды, файдалы шөгыльләр булды, бер-берсе белән аралаштылар.
Лагерьда булган көннәр алар күңелендә якты хатирә булып калгандыр. Районыбызның Урдалы авылы мәчетендә менә өченче ел дини-әхлакый курслар эшләп килә. Курсларны балаларны яраткан, алар әхлаклы булып үссеннәр, телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмасыннар дип тырышып йөрүче Галия апа Рәхимова үткәрде.
2022 елда авылда беренче тапкыр лагерьне оештыручы да ул булды. Ул чакта Фәһимә апа белән үткәргән иделәр.
Шунысы әһәмиятле: ел саен үткәрелсә дә, аларның эчтәлеге ел саен кызыклырак, үтемлерәк була бара һәм балалар да күбрәк тартыла.
Быелгы үзенчәлекләргә килгәндә, лагерь 15 көн дәвамында эшләде; анда, башка елларга караганда, күбрәк бала – 28 бала йөрде; хәтта Сабантуй бәйрәме үткәрелде; балалар шәкерттән дә дәресләр алу мөмкинлегенә ия булды, чөнки лагерь вакытында алар белән тәрбияче апалары гына түгел, шәкерт – Ранил абыйлары да булды. “Балалар шәкертебезне якын итте, аңа тиз ияләштеләр, аңардан аерыласылары да килмәде”, - ди Галия апа. Шәкерт Урдалыда торып, балалар белән эшләгән.
Галия апа Рәхимова әйтүенчә, лагерьга йөргән 28 бала арасында төрле яшьтәгеләр булган: үзенең өч яшь ярымлык оныгы, 6 яшьтән башлап, 12 яшьлекләрне дә кертеп балалар теләп, рәхәтләнеп йөргән.
Балалар иртәнге 8 сәгать 30 минутта мәчеткә килеп, өйлә намазын укып кайтып киткәннәр. Ике атна дәвамында Галия апалары иман кәлимәсен өйрәтә, Пәйгамбәрләр тарихын өйрәнәләр. “Фатиха”, “Ихлас” сүрәләрен теге елларда йөргән балалар беләләр дә инде. Сира, фикһ дәресләре узган. Шәкерт Ранил намаз, аны укуның әһәмиятлелеге турында аңлаткан, җәннәт-оҗмах, тәмуг хакында да сөйләгән.
Әлбәттә, уеннардан, саф һавада, авылның болын-тугайларына барып кайтудан беркем дә баш тартмый. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйныйлар. “Ә беркөнне бик кызу көн иде, шунлыктан ачык һавага чыгу куркынычрак булыр дип уйладык. Безне мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренә кунакка чакырды. Клуб фойесында мәдәният йорты кызлары балалар белән төрле уеннар оештырдылар”, - ди Галия апа.
Моннан тыш авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Әнәсовна инициативасы белән, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ярдәмендә балалар өчен Сабантуй үткәрелгән, әлеге бәйрәмдәге уеннар уйнатылган. Катнашучылар бүләксез калмаган.
Мәчеттә Фәрит хәзрәтнең җомга хөтбәсен тыңлауга да ирешкәннәр.
Әлбәттә, балаларны ашату оештырылган. Пешерүчеләр: Минәсма апа Сафиуллина, Гүзәлия Сөләйманова, Гүзәлия Закирова, Резеда Хәйруллина төрледән-төрле ризыклар белән сыйлаганнар. Ашлар, икенче ризыклар – барысы да тәмле итеп, күңел җылысы белән әзерләнгән, токмач та кулдан киселгән. Җиләк-җимештән дә өзелмәгәннәр.
“19 июльдә лагерьнең соңгы көне булды. Ул көнне балаларны иртәнге сигезгә үк чакырдык. Чөнки көн тыгыз булачагы билгеле иде. Иң башта ярминкә үткәрдек. Лагерь дәвамында балаларның тәртипләренә карап, аларга баллар куелып барылган иде. Шул баллар хисабына алар үзләренә кирәкле әйберләрне сатып алу мөмкинлегенә ия булдылар. Канцтовар әйберләре дә, төрле татлы ризыклар да алдылар. Шушы ярминкәне алар бик көтте”, - ди Галия апа.
Бу көнне балаларның әбиләре, әниләре чакырылган. Алар алдында балалар өйрәнгәннәрен укып күрсәткән.
“Фәрит хәзрәт биредә катнашты. Ул лагеребезне ачып җибәргән иде, ябу вакытында да безнең белән булды. Иң актив балаларны зуррак бүләкләр белән бүләкләдек”, - ди Галия апа.
Әйтик, Назилә – беренче урында, аңа Коръән тапшырылган, Солтан – икенчедә, термокружка алган, Самира – өченче урында, пауэрбанк-повербанк (электрон гаджетларны зарядка алу өчен тышкы портатив аккумулятор) тапшырганнар.
Аннан соң бергәләп чәй эчкәч, өйлә намазын укып, балаларга әзерләнгән күчтәнәч пакетларны алып, өйләргә таралышканнар. Шулай итеп, ике атна онытылмаслык рухи, физик, әхлак ягыннан да менә дигән ял булды.
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 1 август санында укый аласыз.
фотолар: Галия Рәхимовадан






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев