Сарабиккол мәктәбенең ветеран-укытучысы Раушания Мостафина: «Иң зур дәрәҗә – укучыларым уңышы»
“Кулына укытучы дипломы тотып, чын күңелдән үзенең гомерен балалар тәрбияләүгә багышларга ниятләгән һәркем өчен, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү –бик дулкынландыргыч мизгел ул.
Күңелдә бер-берсенә кушылган әллә ничә төрле уй, борчылу, курку һәм бәләкәй генә булса да горурлык та була”, – ди Сарабиккол авылының ветеран укытучысы Раушания ханым Мостафина.
Минзәлә педучилищесын тәмамлап, Әлмәт районының Колшәрип авылы мәктәбенә беренче кабат аяк басканда кичергән уйларын ул әле дә хәтерендә тота. Беренчедән, ул үзенең балачак хыялының тормышка ашуына шатланган. Икенчесе – беренчесеннән дә көчлерәк, әти-әниләре миңа ышанып тапшырган балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирә алырмынмы, югалып калмаммы, шушы белем аларга киләчәк тормышларында файда китерерлек булырмы дип борчылу хисе булган.
Утыз елдан артык Сарабиккол авылы балаларына башлангыч белем биргән Раушания Гариф кызы бөтен авыл кешеләренең ихтирамын казанган мөхтәрәм кеше.
Гомерем Тукайныкы сыманрак булды
Раушания Гариф кызы Мостафина Яңа Чишмә районы Зирекле авылында туган һәм 7 яшенә кадәр әти-әниле , күп балалы тату гаиләдә яшәгән. Гаиләләрендә ул унберенче бала булып дөньяга килгән. Әтисе бик укымышлы кеше булган, сельпода эшләгән. Үзенең бертуган энесе белән алар халыкны белемле итүдә - ликбезда да хезмәт куйганнар. Әнисе өйдә балалар тәрбияләгән, әмма аның да бертуган сеңлесе авылда мөгаллимә булган.
“Мин укытучылар арасында үстем, үземнең олы апам да укытучы иде. Аларның эшләрен кечкенәдән күреп, шушы һөнәргә кызыгып карый идем. Кайчан да булса үзем дә укытучы булырмын дип хыяллана идем”,- ди Раушания ханым.
Әмма аңа 7 яшь вакытта, зур кайгы килә, әнисе вафат була. “Шуннан соң минем тормышым сөекле шагыйребез Тукайныкы сыманга әйләнде. Башта олы апам белән җизнәй үзләренә тәрбиягә алып китте. Алар Лениногорск районының Шөгер авылында яши иделәр. Мин 4 ел алар тәрбиясендә үстем, Шөгер мәктәбендә укыдым. Аннары әти мине кире үз авылыбызга – Зиреклегә алып кайтты. Урта мәктәпне шунда бетердем. Тик әти дә озак яшәмәде, миңа 17 яшь чакта дөнья куйды. Мин яңадан апа белән җизни янына торырга килдем”, - дип, үткәннәрне искә ала Раушания ханым.
Үзенең гомерлек һөнәре – укытучылык эшенә керешкәнче, ул төрле эшләрдә эшли: башта Шөгердәге бер хезмәт оешмасында идәннәр юа,бераздан Карабаш сусаклагычына лаборант булып урнаша. Соңрак Бөгелмәнең кооператив училищесына керә һәм сатучы һөнәре алып чыга. Бу вакытларда әнисенең бертуган сеңлесе Минзәлә педагогия училищесында педагогика укыта торган була. Ул туганнан-туган сеңлесенә, без барыбыз да укытучылар, син генә калмассың бит инде, ди. Бәләкәй чагыңнан хыялланган, үзең яраткан һөнәр дип, училищега укырга керергә өнди. Аның белән киңәшләшкәннән соң, Раушания педучилищега укырга керә.
Минзәлә педагогия училищесын ул 1965 нче елда тәмамлый. Ул заманнарда һәм аннан соң да, егерме еллап булыр, уку йортларын тәмамлап чыгар алдыннан, яшь белгечләрнең кайсын-кая эшкә билгеләү өчен, махсус комиссия җыела иде. Билгеле, алар яшь белгечнең дә кайда эшләргә теләвен исәпкә алмый калмый, әмма юллама биргәндә, кайда белгечләр кирәгрәк, шул беренче урында тора иде.
Раушания ханымны да шундый юллама белән Әлмәт районының Колшәрип мәктәбенә эшкә билгелиләр. Анда бер генә ел укытканнан соң, Шул ук районның Кәләй авылы мәктәбенә күчерәләр.
1967 нче елда Раушания ханым, әле ул вакытта Закирова фамилиясен йөртүче, Сарабикол авылында туып үскән Тәлгать Мостафин белән гаилә кора. Яшь гаилә Каракалпакстан республикасына китеп, ике ел шунда тора. Әмма туган яклар, бер күрүдә гашыйк иткән Сарабиккол үзенә тартып кайтара. 1970 нче елда Раушания Мостафина Сарабиккол мәктәбендә тарих һәм рус теле укыта башлый. 1980 нче елдан башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Тормыш иптәше Тәлгать белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Үзе сайлаган мөгаллимлек һөнәренә ул 1997 нче елда –лаеклы ялга чыкканчы тугры булып калган. Әмма аны мәктәптән киткән дип әйтергә тел әйләнми. Лаеклы ялга киткәндә дә, Раушания ханым, миннән тиз генә аралана алмассыз, таякка таянып булса да килермен дип, хезмәттәшләрен көлдереп киткән буган. Аны хезмәт коллективы да, элеккеге укучылары да онытмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев