Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Шөгер мәдәният йорты курчак театры балаларга зур бүләк ясады

Кечкенә тамашачыны мәдәният дөньясына тарту гади эш түгел.

Шөгер мәдәният йорты үзенең нәни тамашачысына үз мәдәни мирасыбыз, әдәбият –сәнгатебезне җиткерү өчен төрледән-төрле алымнар куллана. Мәдәният йорты сәхнәсендә гөрләп узган курчак театры спектакле шушындый чараларның берсе.

Шөгер халык театрына йөрүче үзешчән артистлар курчаклар ярдәмендә балалар белән  җылы аралаша белүләрен, гомумән, театр сәнгатенең бу төрендә дә  оста булуларын күрсәттеләр.

Курчак театрының беренче чирканчыгы моннан берничә ел элек үк алынган булган. Ә бу юлы исә алар үзләре куясы спектакльләргә, курчаклар, сәхнә бизәлеше, музыкаль куелышына аеруча җитди игътибар биреп, бик озак әзерләнгәннәр.

“Безнең Шөгер халык театры каршында олылар театры белән беррәтән балалар театры һәм “Шүрәле” курчак театры да эшли. Балалар белән күпчелек алар үзләре уйный торган спектакль куябыз, кечкенә артистларның сәхнәдә уйнавы – үзе бер тамаша бит ул. Куелган спектакльләрдән балалар үзләре, алардан да күбрәк ата-аналар, аларны карарга килгән өлкәннәр сөенә. Быел балаларны тагы да шатландырасыбыз килде, алар өчен курчак театры куярга булдык. Театр артистлары белән башта бергәләшеп репертуар сайладык. Шунысы кызыклы, куеласы әкият яисә пьесаны сайлаганда ук кайсы артистның - кайсы рульгә туры килә төшүен үк чамалый башлыйсың. Бу юлы ике әкиятне – “Чуртан кушуы буенча” һәм “Шалкан” әкиятләрен сайлап алдык”,- ди театрның режиссёры Зилия Гәрәева.

Менә шуннан башланып киткән инде курчак театрының “урак өсте”, шулай дип атамый да булмый, чөнки спектакльләрне әзерләү –курчаклар ясаудан башланып киткән. Курчакларны ясаучы төп оста - Регина Шәйхетдинова, Зилия ханымның кызы. Регина Шөгер битум заводы музее хезмәткәре.

“Курчакларның барысы да кулдан эшләнде, төрледән-төрле материал кулландык. Курчакларның башта гәүдәләрен, һәрбер бармагына кадәр кул-аякларын, күз-каш, авыз-борыннарын ясарга кирәк. Менә шулар бөтенесе әзер булгач кына киемнәр турында сүз башлана. Гәүдә ясар өчен капрон колготкилар сатып алып, аларны башта тән төсенә килерлек итеп агарттык. Аннары алардан гәүдә, кул-аяк, бармаклар формасы китереп тектек. Шуып-тартылып торган материалдан вак-вак бармаклар тегү –“энә белән кое казу” инде”,- дип көлеп сөйли Регина.

Аннан шул формаларга синтепон, курчаклар гәүдә формасын югалтмасын өчен кирәкле урында  тимерчыбыкка уралган синтепон тутырганнар.

“Ә күзләр һәм башка шундый кирәкле вак-төяк әйберне заказ биреп кайтарттык. Бер курчакны ясар өчен өч атналап вакыт кирәк, бик четерекле эш”,- ди курчаклар ясау остасы.

Ничек кенә булмасын билгеләнгән вакытка куелачак спектакльнең геройлары әзер булган. Һәм менә инде Шөгер клубы кечкенә тамашчылар белән тулган. Иртәнге якта әкиятнең икесен дә авыл балалар бакчасына йөрүче нәниләр карап хозурланган, ә төштән соң мәктәпнең беренче сыйныфыннан алып, алтынчы сыйныфына кадәр булган балалар караган. Әлбәттә, аларның курчак театрыннан алган хисләре турында сүзләр белән генә әйтеп биреп булмый.

Беренче карашка балаларга күптән таныш әкиятләр, әмма артистлар курчаклар ярдәмендә аларны яңача, тагы да могҗизалы, кызыклы итеп  уйнаган һәм балаларны да шул могҗизаның бер өлеше иткән. “Без спектакльне карый башлагач бу курчакларны артистлар уйнатуын да онытып җибәрдек, үзләре сөйләшәләр кебек булды”, диләр алар.

 “Курчак спектаклен кую өчен без бик озак әзерләндек, ел башыннан ук һәр көнне диярлек репетиция ясадык. Бер-беребезне тыңлап, кирәк урында төзәтеп, киңәшләшеп эшләдек. Балаларны сөендерә алуыбызга үзебез дә канәгать калдык. Алар белән бергә өлкәннәрнең дә карарга килүен, балаларга хас самимилек белән бирелеп карап утыруларын күргәч, икеләтә шатландык. Бер көнне дүрт кабат спектакль куйдык, ә тәнәфес вакытында курчакларыбызны караштырып, кирәк урыннарын төзәткәләп, киемнәрен ыспайлап алдагы чыгышка әзерләдек. Чөнки курчаклар үзләрен карап, тәртипләп тотканны ярата, спектакльләр вакытында алар тиз таушала. Кңүел җылысын биреп, кулдан ясалган курчаклар бик кадерле. Әле алда тагы да зуррак планнарыбыз бар”,-ди Шөгер мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, спектакльдә принц ролен башкарган Гүзәл Закирова.


Исламия Галимова

фотолар: Шөгер мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев