Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Шөгердә «Безнең капка төбендә» исеме белән урам бәйрәме үтте (+фотолар)

Шөгер мәдәният йорты каршында берничә елдан бирле “Җомга көн кич белән” проекты эшләп килә. Аны мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәл Закирова(Рәхимова) җитәкли.

“Җомга көн кич белән” проектының иң актив катнашучысы булган авылдашыбыз Сәрия апа Төхвәтуллина, моннан өч-дүрт еллар элек үк инде урам бәйрәме үткәрәсе килүен белдергән иде. Ул бәйрәмне үзенең капка төбендә, барлык тирә-күршеләрен, бәйрәмдә катнашырга теләгән барлык авылдашларын дәшеп, күңелле бер очрашу ясарга теләгәнен әйтте. Аның авыл тормышына, аеруча өлкән яшьтәге кешеләрнең  тормыш-көнкүрешенә ямь өстәүгә юнәлдерелгән бу инициативасы турында без авыл җирлеге башлыгы Радик Нәҗипович Гафиатуллинга бергә кереп сөйләп бирдек. Ул, әлбәттә, ике куллап риза булды,”- ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Бәйрәм алдыннан, Сәрия ханым Төхвәтуллина барлык тирә-күршеләренә, гомумән, урам бәйрәмендә катнашырга теләүчеләрнең  барысына да  бу хакта белгерткән. Ә алар, үз чиратларында, күңелле уеннарда катнашыр өчен генә түгел, һәркайсы үз күчтәнәчләре белән килгән. 

 “Безнең капка төбендә” бәйрәме 16 нчы сентябрь көнне Шөгернең Горький урамында, авылның иң мөхтәрәм кешесе булган Сәрия ханым теләгәнчә, аның капка төбендә үтте. Капка төбенә, бәләкәй генә сабантуй мәйданчыгын тирәләп алган сыман, эскәмияләр дә куеп чыгарга онытмаганнар. Болай эшләү –  уенда катнашучыларга  да, бәйрәмнең тамашачысына да бик җайлы. Әмма бу чарада бер генә кеше дә гади тамашачы булып кала алмады.

Берсеннән-берсе мавыктыргыч уеннарда катнашырга теләүчеләр саны чамасыз булды. Борынгыдан килгән “Ярмәк”, “Гөлбану”, “Йөзек салыш”ларны – заманча уеннар, җыр- бию алыштырып кына торды. Аерым чыгышлар да булды, билгеле. Авылның бик оста башкаручысы Люция Якупова җыр бүләк итте, Ә Асия Акбирова хәзерге заман тормышы турында кызыклы итеп шигырь сөйләде. Чарада катнашучылар шушындый ямьле очрашу ясаган, капка төбенең хуҗасы Сәрия ханыма бик тә рәхмәтле булдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиатуллин үзе дә, бәйрәм белән хозурланып, оештыручыларга мактау сүзләре әйтми калмады.  Авылның шагыйрәсе Гөлфия ханым Шәйдуллинаның Сәрия апага багышлап иҗат иткән шигырен укуы, бөтен халыкны таң калдырды. Үзенең шигырендә Гөлфия ханым авыл кешеләренең Сәрия ханыма булган бөтен хөрмәтен җиткерде. 

Бәйрәм азагында инде чираттагы “Безнең капка төбе”ндә очрашуның кайда буласына да ачыклык керде: Светлана һәм Леонид Антиповлар  үз йортлары янында булачак бәйрәмгә барлык теләгән авылдашларын чакырды. Антиповлар чуаш милләтеннән булуларына карамастан, барлык милли бәйрәмнәрдә дә катнашалар. Татар телендә дә бик оста сөйләшәләр. Хәер, эш тел һәм милли йолаларның төрле булуында түгел бит, бердәмлек һәм бергәлек булса, бар да була.

 

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X