Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сугышлы авыл җирлегендә зират территориясен чистартып куйганнар

Сугышлы авыл җирлегендә үзара салым буенча җирлек өчен әһәмиятле булган эшләр башкарыла.

Күптән түгел авыл зираты кырыендагы биек булып үскән агачларны кисү эшен башкарганнар. Агачларны кискәч, билгеле, алар шунда аунап ятмый, ул агачларны утынга кисәргә кирәк, чыбыкларыннан арындырырга. Әлеге эшне дә башкарып чыкканнар. Әлбәттә, эшнең авыры мәдәният йортының уңган хатын-кызларына һәм берничә ир-атка төшкән. 

Агачларны утынга кискәч, авыл башлыгы Альбина Зиатдинова утынны махсус хәрби операциядәге ир-егетнең әнисенә илтергә кирәк дип тәкъдим иткән. Менә шулай итеп игелек тә кылганнар. 

Авыл җирлегендә үзара салым акчасы файдалы һәм кирәкле гамәлләргә тотыла. 

Әйтик, быел  үзара салым акчасына Сугышлы авылындагы күпергә ремонт ясалачак, ә Юлтимер авылында чишмә төзекләндереләчәк. Якын арада бу эшләр төгәлләнергә тиеш. 

фотолар: авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев