Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

«Татнефть» узган ел Зәй-Каратай авылындагы күперне ремонтлады

Мөһим эш.

Зәй-Каратай авылында «Татнефть» ярдәме белән  авылның  төп күпере конструкцияләре яңарды.. Хәзер халык медпунктка,  мәктәпкә, кибетләргә, күрше авылларга һәм Лениногорск шәһәренә тизрәк барып җитә ала.

Күпер авылның үзәк урамында – Совет урамында урнашкан. Ул 1964 елда төзелгән. Һәм 60 елдан артык юлчылар өчен ышанычлы кичү ролен башкарды. Узган ел объект «Татнефть» тарафыннан ремонтланган һәм икенче тормыш алган.

"Бу күпер зур булмаса да, безнең өчен әһәмиятле һәм кирәк. Аның аша авылның икенче ягына чыгалар,  эшкә, кибетләргә йөриләр, балаларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына илтәләр. Шулай ук әлеге күпер аша махсус машиналарда коммуналь хуҗалык, ветеринария берләшмәсе, нефть объектлары эшен тәэмин итүче белгечләр йөри. Кирәк булганда авария һәм ашыгыч хезмәтләр хәрәкәтләнә. Ябылу куркынычы аркасында барлык өлкәләрдә дә проблемалар килеп чыгар иде", - дип сөйләде авыл башлыгы Миләүшә Идиятова.

Объект мөһим булу сәбәпле, төзүчеләр аны тиз арада ремонтлаганнар,  эшне сыйфатлы башкарганнар. Конструкция нигезендә ышанычлы һәм чыдам материаллар кулланганнар. Бүген кешеләр дә, транспорт та яңартылган күпернең ике ягына да шатланып йөриләр.

Юлчылар арасында нефть тармагында эшләүче Фәнүс Кәримов бар, «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе операторы.
“Һәр иртә мин бу күпер аша тукталышка чыгам, аннан мине һәм башка нефтьчеләрне вахта алып китә. Күперне шулай тиз торгызуларына бик шатмын. Югыйсә әйләнеп үтәргә туры килер иде, чөнки иртән һәр минут кадерле, вахта автобусына да соңга калырга ярамый», - ди ул.

Сүз уңаеннан, 2021 елда «Татнефть» шулай ук Зәй-Каратай халкына ярдәмгә килде. Шул елны Компания шул ук елга аша Подгорная урамында күпер төзегән. 

- Нефтьчеләр безнең проблемалардан читтә калмыйлар, һәрвакыт ярдәм кулы сузалар. 9 май алдыннан  “Татнефть”  Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә капиталь ремонт ясады. Авыл халкы һәрьяклап ярдәм иткәннәре һәм кайгыртканнары өчен бик рәхмәтле, – ди Миләүшә Идиятова.

 

Сергей Трусов фотосы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев