Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы артистлары яз бәйрәме уңаеннан спектакль куйды (+ фотолар)

Язның күркәм бәйрәме уңаеннан Түбән Чыршылы авылы мәдәният йортында «Җидегән чишмә» үзешчән театр коллективы спектакль куйды.

Мөнирә Сафинаның "Ак болыт" драмасы барлык тамашачының күңеленә хуш килде, дип хәбәр итә Түбән Чыршылы китапханәсе.

Хәзерге заманның актуаль проблемасына әйләнгән туган нигезне ташлау, олыгайган ата-анага мәрхәмәтсез булу кебек темаларны үз эченә алган драма елатты да, уйланырга да мәҗбүр итте.

Спектакльдә катнашучы артистларыбыз үз рольләренә кереп, осталык белән башкардылар. Зөлфирә Камалтдинова, Резедә Ситдикова, Римма Хасанова, Рәисә Сафина, Рушания Гарифуллинага зур рәхмәт белдереп, иҗади уңышлар телибез.
Шулай ук, режиссер, декорация, тавыш куелышлары өчен җаваплы авыл мәдәният йорты директоры Раилә Әхмәдиеваның да хезмәте күренеп тора.

Пәрдә алышынганда үзенең әниләргә багышланган шигырьләрен бүләк итүче Гөлнур Кәримованың,  мөнәҗәт башкаручы Флера апа Насибуллинаның чыгышы да чарага ямь өстәде.

Үзешчән артистларга рәхмәт сүзләрен белдерүче, залдагы хатын-кызларны бәйрәм белән котлаучы авылдашлары да булган.

"Җидегән чишмә" коллективына матур рольләр, иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез, шулай алга таба да спектакльләре белән сөендерсеннәр.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында, 15 март санында укый аласыз.

фотолар: авыл мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев