Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Түбән Чыршылы авылы артистлары авылдашларына спектакль тәкъдим итте

Бәйрәмгә – бүләк

8 март бәйрәменә Түбән Чыршылы авылы артистлары авылдашларына һәм кайткан кунакларга зур бүләк ясадылар – мәдәният йорты сәхнәсендә спектакль тәкъдим иттеләр.

Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Җидегән чишмә" театр артистлары  Г. Мөхәммәтшинаның"Ике аккош" премьерасын сәхнәгә  куйды. 

 Бәйрәмгә клубка килүчеләрне авыл башлыгы Нурия Хәйруллина сәламләде. Ул залда утыручы хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итте.

Куелачак драма картлар йортындагы авыр язмышлы апалар турында булганга, Гүзәлия Әхәт кызы Ганиева "Картлар йорты" дигән җыры белән тамашаны башлап җибәрде. 

Үзешчән артистларга килгәндә, алар һәрберсе үз геройларын бик оста уйнадылар. Картлар йортында никадәр дус- тату атмосфера, күзәтү, карау булса да, андагы яшәүчеләр үз дөньясы белән яши, якыннарының мәрхәмәтле булуына ышана, могҗиза көтә. Әлбәттә могҗиза булмыйча калмый, бары тик Аллаһтан сорарга, тели белергә генә кирәк, ди, төп герой Асылбикә. 

Ике аккош булып чигелгән рәсем, чынлыкта тормышка аша, яшәүгә көч бирә, тамашачыны еларга мәҗбүр итә. Спектакль барышында яңгыраган Насибуллина Флера башкаруында "Балан җыры", Гарифуллина Раушания башкаруында "Сөялдем сөяннәргә" җырлары да спектакльне тулысы белән ачты. 

 Әлеге спектакль әниләргә карата мәрхәмәтле, инсафлы булырга өйрәтә. 

Артистлар: Рәисә Сафина, Алсу Муллагалиева, Талия Сәгъдиева, Миләүшә Каримова, Римма Хасанова, Гөлия Шарипова, Гөлнур Каримовалар үз геройлары кичергән язмышларны халыкка җиткерә алдылар. 

Әлбәттә, театрны сәхнәгә куючы Раилә Әхмәдиева рольләрне дөрес күзаллаган һәм декорация дә оста итеп урнаштырылган. 

фотолар: мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев