Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Түбән Чыршылы авылында районыбыздагы дини-тәрбияви гыйлем юлында хезмәт куючы ханымнар катнашында форум үтте

Нәсыйхәтләре әхлак дәресләре кебек.

Танылган галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре актуальлеген бүгенге көндә дә югалтмый. Моның шулай икәнлеге турында дини һәм тәрбияви гыйлем юлында хезмәт куючы районыбыз авылларындагы: Түбән Чыршылы, Зәй-Каратай, Урдалы, Чүте, Шөгер, Тимәштән килгән апалар-ханымнар Түбән Чыршылы авылына форумга җыелгач сөйләштеләр. 

Авыл мәчетендә «Танылган дин галиме, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләрен тәрбия чараларында куллану» дигән темага зур очрашу булды.

Икенче ел рәттән узучы бу очрашуда кунаклар: соңгы елларда гаилә традицияләрен саклауга, балаларны җирле рухи кыйммәтләргә нигезләнеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән Лениногорск районы мөхтәсибе вәкилләре, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов, хәйрияче Айдар хаҗи, Кичүчаттан Р.Фәхреддин музее директоры Диләрә Гимранова, тирә-як авыллардан килгән мөслимәләр катнашты.

Шунысы кызык: 19 йөз ахырында Түбән Чыршылы авылында Кама аръягының көньяк-көнчыгыш өлешендә иң яхшы мәдрәсә булган. Шул мәдрәсәгә Р.Фәхреддин үзенең 20 елга якын гомерен багышлый. Чарада катнашучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 

Чүте авылы мөслимәләре Р.Фәхреддиннең “Мәшһүр хатыннар” китабына тукталып Әлмәт ягы, Лениногорск ягы әбиләрнең гыйбрәтле язмышы белән бүлеште.

Урдалы авылында балалар тәрбиясенә игьтибар итеп, лагерьлар оештыру турында тәҗрибәләрен сөйләделәр.
Шушы авыл мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән Розалия Солтанова традицион рәвештә уздырыла торган җирле гаилә чарасы – “Дога мәҗлесе” турында мәгълүмат җиткерде. 

Шөгердән килгән ханымнар “Балкыш” тапшыруына нигезләнеп, нәсыйхәтләр җиткерделәр.  Р.Фәхреддин музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гимранова бала тәрбияләү эшен үзеңнән башлап, яшьләргә үрнәк күрсәтеп яшәү кирәклегенә басым ясап, эчтәлекле тәрбияви чыгыш ясады. Галимнең әсәрләренә ияреп, тәрбиянең икенче этабы өчен җаваплылык мәгариф учреждениеләре педагогларында тора, ә тәрбиянең өченче этабы өчен тулаем алганда бөтен җәмгыять җаваплы – бу якын туганнар, күршеләр, авыл халкы. Нәкъ менә сабый чакта җирле якка һәм кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә кирәк.

Түбән Чыршылы мәктәбенең укучылары, укытучылары  чыгыш ясады. Педагог Талига Шамил кызы җитәкчелегендә укучылар кунакларга “Алтын алмалар” дигән күренеш аша ата-ананы хөрмәтләү,тәрбияле балаларның алтыннан да зур байлык икәнен галимнең нәсыйхәтләреннән алынган юллар белән исбатладылар. Татар теле укытучысы Алсу Муллагалиева Риза  казый мирасын укыту-тәрбия процессында ничек куллану турында сөйләде. Башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәлия Ганиева гыйлем турында мөнәҗәт әйтте. 

Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге мисалында чын мөселманны тәрбияләү темасына чыгыш ясады.

Түбән Чыршылы мөслимәләре – Фәния Вильданова һәм Резедә Файрушиналарның актив оештырулары, шушы авыл мәктәбендә укып белем алган Айдар хаҗи ярдәме  белән узган чара югары дәрәҗәдә үтте. Очрашуда яңгыраган чыгышлар галим хезмәтләренең хәзерге вакытта да тәрбия мәсьәләсендә бик кирәкле хезмәт икәнен күрсәтте. 

 

фотолар: Түбән Чыршылы китапханәсеннән һәм мәктәп сайтыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев