Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы авылында шәфкатьлелек көне үткәрелде

Мөмкинлекләре чиклеләр декадасы бара

Түбән Чыршылы авылы мәдәният йортында китапханә катнашында «Йөрәктән йөрәккә” шәфкатьлелек көне үткәрелде. 

Китапханәче тормышта зур уңышларга ирешкән мөмкинлекләре чикләнгән бөек кешеләр турында сөйләде. Шулай ук яңа китаплар белән дә таныштырды. 

Чарада катнашу өчен волонтерлар чакырылган иде. Алар башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. 
Мәктәпнең җыр укытучысы Тәлига Сәйфиева җитәкчелегендә, укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. 

Очрашуны йомгаклап, нәтиҗә буларак, кешенең теләсә кайсы хәлендә дә үз көченә ышанычын һәм өметен югалтмаска кирәк, һәм шул чакта тормышта һичшиксез якты көннәр күбрәк булыр, дигән фикер әйтелде.

 

фотолар: китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев