Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы мәдәният йортында әниләр белән берлектә кич утыру үтте

Кичәгә кунаклар,апалар,төрле яшьтәге ханымнар чакырылган иде.

 

Түбән Чыршылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Әни, әнкәй, әнием” дип аталган матур чара узды.

Кич утыру татар халык уеннарыннан башка үтми.”Йөзек салыш” уены сәхнәгә иң сәлатлеләрне чакырды. Каримова Гөлнур  әнисенә атап язылган шигырен укыды, җыр бүләк итте.

Фәния апа моңлы җыр һәм мөнәҗәт җырлап таң калдырды.

Лаеклы ялда булган Резидә Рәис кызы  журналдан әни кешенең туачак кызына багышлап язылган әсәрен укыган булган, ул шуны тәкъдим итте. Ислам кануннарыннан булган ата –ана бурычы хакында киңәшләр әйтте, тәрбиянең асылы - гаилә икәнен онытмаска искәртте.

Кичәгә мәчеткә йөрүче өлкән апаларыбызның килүе дә бик матур күренеш. Алар -  яшьләргә киңәш бирүче, үрнәк күрсәтүче өлкәннәребез. Бүген дә нәкъ  шулай булды. Үзләренең  уй фикерләрен, киңәш нәсихәтләрен Ислам тәкъбирләре аша әйтеп бирделәр. Илебез тыныч, кешелеккә ярлыкау, үлгәннәргә җәннәт сорап дога кылдылар.

Бәйрәмгә ямь өстәп  Куакбаш авылы  мәдәният йортында эшләүче Сиринә Ситдик  кызы һәм Наилә Фәрит кызы  килгәннәр иде, алар  үзләренең әниләргә булган җылы хисләрен җыр һәм шигырь  аша җиткерерделәр.

Кичәбездә Гүзәлия Әхәт кызының чыгышы ямь өстенә ямь булды. Гомерен балалар укытуга багышлаган әнисе Гөлия Гата кызына һәм барлык әниләргә аталган җыры күңелләргә шатлык өстәде.

Кичәнең тагын бер бизәге ул – сәхнәләштергән күренеш. Ананың изгелеген , баланың мәхәббәтен күрсәтүче бу күренешне караганда күздән яшьләр килде. Әниле-уллы Шариповлар, Вәсилә Әхмәдиева, Резидә Ситдикова,  Рәмзия Фазлирахманова бик оста уйнадылар. Әфәрин!

Матур теләкләр, нәфис сүзләрдән соң өстәл артында чәй эчү булды. Тәмле бәлешләр, күчтәнәчләр тагы да җылылык өстәде.

Алып баручы, оештыручы кызларыбызга ,чарада чыгыш ясап, кунакларның күңелен күрүчеләргә бик зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Әниләрнең бәхетле, дөньялар тыныч,матур бәйрәмнәрне шатлык белән каршыларга ,үткәрергә язсын дигән теләктә калабыз.

 

Алсу Муллагалиева

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев