Түбән Чыршылы мәктәбе яңа уку елын аеруча да шатланып каршы алды
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Түбән Чыршылы мәктәбе яңа уку елын аеруча да шатланып каршы алды

Быелгы яңа уку елы Түбән Чыршылы мәктәбе өчен аеруча шатлыклы.

Мәктәптә берничә ай дәвамныда барган капиталь ремонт төгәлләнде. Һәм укучылар янәдән мәктәпкә кайттылар. Ремонт барышында  мәдәният йортында уку-укыту процессы барды.

Әлбәттә, сыйфатлы итеп эшләнгән ремонт, яңа җиһазлар – барысы да искиткеч, мәктәпне бөтенләй икенче төскә керткән. 

Түбән Чыршылы мәктәбе хәбәр иткәнчә,  Белем бәйрәме ике телдәге гимн тыңлаудан башланып китте. Котлау, теләкләр дә күп булды. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы  Ренат  Мостафин, мәктәп директоры Гөлия Камил кызы, авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина, аграр хуҗалык җитәкчесе  Ильяс Минәхтәм улы,  янгынга каршы сак хезмәте башлыгы Илдус Бинәрис улы укучыларга, хезмәткәрләргә изге теләкләр теләделәр, матур мәктәпләрдә ныклы белем алырга барлык мөмкинлекләр булуын искәрттеләр.

Авыл мәчете мөслимәсе Фәния апа белемле булуның, гыйлем бирүче укытучыларны хөрмәт итүнең изге эш икәнлеген әйткән һәм бүләкләр тапшырган. Укучылар шигырь һәм җырлар башкарган. Ә 1 сыйныфка килүче Әминә  мәктәп, белем турында матур сүзләр сөйләгән,  җырлап та күрсәткән. Әминәгә бүләкләр дә тапшырганнар.

Бәйрәмгә Түбән Чыршылы мәктәбе ветеран укытучылары да килгән. шулай итеп, мәктәптә яңа уку елы башланды. Укучыларга уңышлар, яңа белемнәр, укытучыларга исәнлек, энергия телибез!

фото: Түбән Чыршылы мәктәбеннән


Нет комментариев