Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы мәктәбендә “тәмле” көзге уңыш бәйрәме узды (+фотолар)

Түбән Чыршылы мәктәбендә “Көзге уңыш” бәйрәмен кызыклы, күңелле һәм үзенчәлекле итеп үткәргәннәр.


Мәктәпнең һәр сыйныфы шигырь, җыр, табышмак аша көзнең матурлыгын сурәтләгәннәр.

“Көзге композиция”, “Музыкал лимонад” һәм башка кызыклы конкурслар узган.

“Һәр класс рәсем конкурсында катнашты һәм матур итеп поделкалар-эшләнмәләр ясап килделәр. Шулай ук һәр класска бер яшелчәне тәкъдим итү чарасы да узды. Һәр сыйныф әниләре ярдәмендә табын әзерләгән. Бу табыннарда нинди төрле генә ризык юк иде: кыстыбый, алма кагы, кишер бөккәне, гөбәдия, итальян пиццасы, баклажан урамасы, кабактан икра һәм башка ризыклар”, - ди педагог-оештыручы Тәлига Сәйфиева.

Укучылар яшелчәнең килеп чыгышын, витаминнар чыганагын, төрләрен, саклау кагыйдәләрен презентация, нәфис сүз аша тәкъдим иткәннәр.

Соңыннан тәм-томнар белән бергәләп чәй эчкәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев