Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы өлкәннәре чәй табыны артында яшьлекләрен искә төшерде (+фотолар)

Түбән Чыршылы мәдәният йортында авыл өлкәннәрен чакырып, аларга әдәби-музыкаль кичә бүләк иттеләр.


Кичәне авылның имамы Хәким хәзрәт ил-көнгә тынычлык, авыл халкына һәм барчасына исәнлек-саулык сорап дога һәм үзенең үтемле вәгазе белән башлап җибәрде.
Әлеге бәйрәмне клубта чәй табыны артында үткәрделәр. 

Авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина, ветераннар советы рәисе Рәисә Сафина авылның өлкәннәренә сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән шатлыклы гомер кичерүләрен теләп,үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.

Әлеге кичәгә Мөэмин-Каратайдан якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаровның килүе ямь өстәгән. Ул үзе генә түгел, авылдашы, гармунчы, җырчы Хаҗиморат  Әхмәтшин белән килгән. Ике иҗат кешесенең моңы, тавышы барча халык күңеленә үтеп керде. Гармун тавышы тынып тормады, дип хәбәр иттеләр авылдан.

Таһир Шәмсуаров күңел түрендәге иң саф хисләрен белдереп, өлкәннәргә шигырь бәйләмнәре бүләк иткән, моннан тыш китапларын да алып килеп, китапханәгә тапшырган.

Түбән Чыршылыдан Гөлнур Кәримова үзенең чыгышы белән өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты. Ә мәктәпнең биюче егетләре клуб идәннәрен дер селкетте. Айрат Вәлиев, Александр Олюшин, Илһам Шәрипов татар биюен башкардылар.
 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев