Түбән Чыршылы Сабан туе: үткәннәрне, традицияләрне онытмыйча, милли рухта
Менә берничә елдан бирле районыбызның Түбән Чыршылы авылында милли бәйрәмебез дуслык һәм бердәмлек бәйрәме булып, традицияләр һәм мәдәниятебезнең асылы югалмыйча үткәрелә.
Түбән Чыршылы авылы Сабан туе уза торган мәйданчык матур урында урнашкан. Исегезгә төшерик: әлеге мәйданчыкны республика гранты хисабына өр-яңадан берничә ел элек ясадылар.
Кояшлы, җылы, якты көн, музыка тавышы, мәйданның матур итеп бизәлүе – үзгә бер бәйрәм кәефе тудыра иде. Хезмәт бәйрәме белән Лениногорск районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зөлфия Михайлова, авыл башлыгы Нурия Хәйруллина, “Ихлас” мәчете хәзрәте Хәлил Галиев, шушы авылның игелекле улы Айдар Газизов котлады. Алар билгеләп үткәнчә, Сабантуй – гасырлар аша килеп тә, үз йөзен югалтмаган, чәчү тәмамланып, мул уңышка өметләнгән ямьле бәйрәмебез. Сабантуй ул башка халыкларга үзебезнең гореф – гадәтләребезне күрсәтү, башка халыкларны, милләтләрне дә берләштерү. Монда туганлык мөнәсәбәтләре ныгый. Барчасына исәнлек, бәхет-шатлыклы көннәр, бәрәкәтле тормыш теләделәр.



Бай концерт программасы барысының да күңеленә хуш килде. Лениногорскидан килгән артистлар – “Сәрвиназ” ансамбле иң матур җырларын бүләк итте. Ансамбльнең җитәкчесе – Рәмзия Галимова. Татар эстрадасының легендар җырчысы, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов күңелләргә үтеп керә торган җырлары белән шатландырды. “Түбән Чыршылы Сабан туен, авылны, аның ямьле табигатен сагынып кайтам. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган”, - ди ул.
Сабантуйда тамашачы гына булып түгел, ә уеннарда үзең катнашсаң, тагын да күңелле була. Яшьрәкләр көчләрен сынап, актив рәвештә спорт чараларында катнашты. Капчык белән бер-береңне бәргәләшүдә, кашыкка йомырка куеп йөгерүдә, канат тартуда шулкадәр актив катнаштылар, утын кисүдә осталыкларын күрсәттеләр. Яхшы кәеф белән призлар да алып киттеләр.
Татарча көрәш – Сабантуй күрке. Батыр исемен алу өчен көчле ир-егетләр көрәште. Җанатарлар да аларга көч биреп торды. Менә ниһаять, җиңүче исеме дә билгеле булды: ул – шушы авыл егете Рүзәл Гарипов. Икенче урында – Роберт Муршитов, өченче урында Түбән Чыршылыдан Илназ Ситдиков.
Билбаулы көрәштә үсеп килүче яшьләр көрәште. Рингта «Shifa» бокс клубының яшь спортчы-боксчылары күрсәтмә чыгышлар ясады. Балаларга «Көмешле» хәйрия фонды җитәкчесе Радель Кашефразов ярдәм күрсәтә.
Көндезге сәгать 12 тулгач, Ислам дине йоласы буенча, өйлә вакыты. Бу вакытта Сабантуйда музыканы туктатып торып, сәхнәдән азан яңгырады. Аннары җәмәгать белән алдан әзерләнгән урында намаз укыдылар.


Балаларга Сабантуй тагын да шатлыклы бәйрәм. Алар өчен уеннар, конкурслар, эстафеталар оештырылган. Шулай ук балалар бөек татар шагыйре Г.Тукайның шигырьләрен һәм Коръән сүрәләрен дә өйрәнеп килгәннәр. Димәк, киләчәктә аларның мәрхәмәтле булачакларына ышаныч зурдан. Балалар канәгать калдылар, татлы призлар һәм соклар алдылар.
“Бәйрәмгә без һәм кунакларыбыз бергә, гаиләләр белән, балалары һәм оныкларны алып чыктык. Монда Габдрәшитовлар, Хәсәншиннар, Гәрәевлар, Газизовлар, Фәйрушиннар гаиләсе. Балалар өчен уеннарны оештыруда Әнисә Багаутдинова, Алсу Муллагалиева, Фәния Вилданова, хәзрәт Ранил булыштылар. Без – хәзер әбиләр инде, Сабантуйда яшьлегебезне искә төшердек, оныкларыбызның күңел ачуына сөендек” , - дип уртаклашты озак еллар авылда укытучы булып эшләгән Резеда Фәйрушина. Аның 14 яшьлек оныгы Самат яшүсмерләр арасындагы көрәштә өченче урынны яулады.
Сабантуй алдыннан Корбан бәйрәме билгеләп үтелде. Айгөл һәм Рамил Хәкимовлар Казаннан Лениногорскига Корбан бәйрәменә дип кайткан булганнар. Түбән Чыршылыда Сабантуйның үзенчәлекле узуын белеп, ишетеп, бирегә дә килергә уйлаганнар. “Түбән Чыршылыда безнең дә тамырларыбыз бар. Бәйрәм бигрәк ямьле уза. Улыбыз Айдар “Ихлас” мәчете катнашында уздырган спорт уеннарында катнашты, призлар да отты. Кызыбыз Ләйлә милли татлы ризыклар ярминкәсе өчен бик шат булды. “Шифа” бокс клубыннан күрсәтмә чыгышлар да искиткеч иде. Хәләл кухня эшләде. Без шашлыктан һәм пылаудан авыз иттек. Күптән күрмәгән, ерак туганнарыбызны очраттык”, - ди Хәкимовлар гаиләсе.
Сабантуйда туклану хәләл ризыклардан әзерләнде. Кунаклар татар милли ризыкларын авыз итте. Ә пылау һәм шашлыкны биредә «Чәйханә» кафесы хуҗасы Низамеддин хаҗи әзерли.
Сүз дә юк, сабантуй мәйданында үзгә бер кәеф хөкем сөрә шул. Күптән күрешмәгән авылдашлар очраша, туганнар күрешә, дуслар аралаша. Бердәмлек хисе барлыкка килә. Ерак Себерләргә чыгып киткәне дә, зур шәһәрләрдә яшәп ятканы да, туган авылында гомер кичергәне дә – һәммәсе дә үзенең шул бер авыл баласы икәнен аңлый бу көнне.
Розалия Мостафина
Фикерләр
- Айдар Газизов, Түбән Чыршылыда туып-үскән:
- - Түбән Чыршылыда авылдашлар белән бергә хезмәт бәйрәме, милли бәйрәмебез – Сабантуйны уздыруга бик шатмын. Бергә – авылдашлар көче белән, авылның активлары тырышлыгы, шулай ук авыл башлыгы Нурия ханым, Лениногорск мөхтәсибәте, “Көмешле” хәйрия фонды белән бергә матур итеп уздырдык. Барысына да зур рәхмәт. Лениногорск Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтовага аерым рәхмәт. Ел саен артистлар белән ярдәм күрсәтә. Яшь буынга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: бәйрәмгә авылга кайтыгыз, балаларыгызны Сабантуйга алып килегез! Бу-ата-бабаларыбызның бер истәлеге, эби-бабаларыбызга, бу бәйрәмне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезне саклап калган әти-әниләребезгә хөрмәт билгесе бу. Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итсен, иминлек, исәнлек насыйп итсен
Нурия Хәйруллина, Түбән Чыршылы авылы башлыгы:
- Түбән Чыршылыда милли бәйрәмебез бик күркәм узды. Бәйрәмне әзерләүдә якташыбыз, авылдашыбыз Айдар Габдулла улы Газизовның өлеше зур. Милли рухны, традицияләрне югалтамас өчен тырыша. Ул бишенче ел рәттән Сабан туен милли итеп, Ислам дине йолаларын саклап, балаларны, өлкәннәрне җыеп, бәйрәмне карарга җәлеп итә. Көрәш, уеннар аның ярдәме, район администрациясе белән, шәһәребезнең башка спорт оешмалары белән үткәрелә. Спонсорларга, администрациягә, Сабантуйга өлеш кертеп, бүләкләр биргән авылдашларга, оештыруда катнашучыларга – барысына да зур рәхмәт.









Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев