Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылының үзешчән артистлары спектакль тәкъдим итте

Түбән Чыршылыда мәдәни учакны дөрләтеп торалар. Бигрәк тә ел саен яңа спектакльләр куеп, авыл халкын әхлакый байлык, рухи азык белән тәэмин итәләр.


Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Концерттан да ныграк яратмыйлар микән әле спектакльләрне? Түбән Чыршылы мәдәният йортында “Жидегән чишмә” үзешчән артистлары күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” исемле лирик комедиясен тәкъдим иттеләр. Артистлар әлеге спектакльне Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә бүләк буларак ясады.

"Комедия булса да, аңлау өчен эчтәлеге катлаулы һәм гыйбрәтле иде. Шулай да, тамашачылар спектакльдән ләззәт һәм гыйбрәтле тормыш дәресе алгандыр", - ди спектакльне сәхнәгә куючы Раилә Әхмәдиева. Туфан Миңнуллинның лирик комедиясе предприятие коллективында бара. Төрле яшьтәге хатын-кызлар арасында тормышка төрле карашлы бердән-бер ир- ат эшли. Ул үзенең киңәшләре, юатулары белән янындагы коллегаларына  һәрвакыт ярдәмгә әзер.

Артистлар : Ситдикова Резедә, Хасанова Римма, Камалтдинова Зөлфирә, Шарипова Резедә, Сафина Рәисә, Хасаншина Дилүзә һәм Муллагалиева Алсу  һәр рольне оста итеп башкарып чыгып, тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Спектакльдәге ир-ат ролен дә үзләре башкарып чыга алар, рольне башкаручы ир-ат булмаса да, ситуациядән чыгу юлын таба беләләр.

"Артист хатын-кызларга авылдашлар олы рәхмәтләрен белдерделәр.Туфан Миңнуллинга кушылып, хатын-кызларыбыз янында аңлый торган, терәк булырдай тормыш иптәшләре булып,тигез тормыш, тыныч көннәр, исәнлек телисе килә", - ди Раилә ханым.

Спектакль алдыннан авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина бәйрәм белән котлап, изге теләкләр җиткергән. Спектакльдән соң Резеда Фәйрушина һәм Зәки Загриев рольләрне башкаручы хатын-кызларга зур рәхмәт сүзләре әйткәннәр.

Театр барышында, тәнәфестә Камалтдинова Илсия, Вилданова Алисә, Валеев Айрат һәм Шәрипов Илхам  "Күн читек" җырын  җырлап, матур итеп татар биюе башкарганнар.

 

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында 17 март санында укырсыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев