«Тукай шаккатыр иде»: Куакбаш авылы мәдәният йортында бәйрәм чарасы
РАЙОН ТОРМЫШЫ

«Тукай шаккатыр иде»: Куакбаш авылы мәдәният йортында бәйрәм чарасы

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Куакбаш авылы мәдәният йортында әдәби-театраль чара үтте.

Чара барышында Габдулла Тукай биографиясеннән кызыклы фактларны белделәр. Аның шигырьләрен мәктәп укучылары сөйләде.

Иң кызыгы: "Елмай" балалар театр коллективы белән "Тукай шаккатыр иде"дип аталган сәхнә күренеше булды.

Бөек шагыйрь әсәрләре буенча  яңача куелышта күрсәттеләр. Әйтерсең, чын Тукай килде, шулай ук аның әкият геройлары: Гали, Кәҗә, Сарык, Су анасы, Шүрәле, Алмагач, Сандугач, Күбәләк бар иде.

Олылар, кечкенәләр күңеленә дә хуш килгән шагыйрьнең татар әдәбиятына керткән өлеше турында да сөйләштеләр.

Чара барышында “Әллүки” регионара онлайн-фестивальдә катнашучыларга диплом бирелде.

«Туган тел» җыры белән чара тәмамланды.

 

фотолар: авыл мәдәният йортыннан

 


Нет комментариев