Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Урдалы авылы мәчетендә дини чара - Корбан мәҗлесе узды

«Корбан» сүзе Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата.

Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, төрле бәла-казаларга юлыккан кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәклекне искә төшерә.

«9 июнь көнне Урдалы авылы мәчетендә Корбан мәҗлесе үткәрелде», дип хәбәр итә Урдалы авылы китапханәсе.

Авыл имамы Фәрит хәзрәт мәҗлесне дога белән башлап җибәргән. Әлеге дини чарада «Ихлас» мәчетеннән Габдеразак хәзрәт катнашкан, ул үтемле вәгазь сөйләп, Коръән сүрәләре, аятьләр укып, нур өстенә нур өстәгән.

Авыл имамы –  Фәрит хәзрәткә  авылда Ислам дине эшчәнлеге алып барган өчен, балаларга рухи-әхлакый тәрбия биргән өчен Урдалы авыл башлыгы рәхмәт хаты тапшырган.

Бүгенге көндә Урдалы мәчетендә балалар өчен дини-тәрбияви лагерь эшли, рухи ял оештырылган.

 

фото: китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев