Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урдалы авылы мәчетендә вәгазь дәресе узды

Иман-әхлак.

Әлеге чара изге Рамазан ае алдыннан бик әһәмиятле һәм кирәкле иде. Шуны истә тотып, Урдалы мөселманнары шушы очрашуны үткәрде дә инде.  Лениногорскиның “Ихлас” мәчетеннән Гомәр хәзрәт килеп, 19 февральдә башланачак Рамазан ае хакында, аның фазыйләтләре, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт көннәре хакында сөйләде.

Шулай ук күп кенә сорауларга җаваплар бирде.

Чарада авыл аксакаллары, мәчеткә йөрүче бабайлар һәм авыл әбиләре, апалар катнашты.

Соңыннан шушы авыл кешесе – Әлфия Бикбова тарафыннан дога өмет итүче әрвахлар рухына Коръән ашы узды. Укыган догалар кабул булсын.

фотолар: М.Зиганшина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев