Урдалы авылында «Чиста чишмә» акциясе барышында чишмәне ямьләндерделәр
Урдалы авылында “Чиста чишмә” акциясе барышында тәмле су чыганагы булган чишмәгә ямь кереп китте.
Авылдагы әлеге чишмәне үз вакытында Татарстанның атказанган нефтьчесе, шушы авылда туып-үскән Рәис Сафуанов ясаттырган булган. Чишмә – авыл өчен мөһим. Чишмәдән башка татар авылларының яшәешен күз алдына китереп булмый.
Урдалы авылындагы әлеге чишмәнең өсте ябулы, кечкенә генә “өй” дә бар. Авыл советы чишмәне яңартырга булган. Билгеле булганча, андый төзекләндерү эшендә финанс средстволары әллә ни күп бүленми, киңәеп эшләрлек булмый. Әле ярый игелекле, ярдәмчел авыл кешеләре бар.
Урдалыда яшәүче Гомәровлар гаиләсе өстәмә буяулар сатып алу өчен акчалата ярдәм күрсәткән. Алай гына түгел, әлеге гаиләнең хуҗасы белән хуҗабикәсе – Айрат абый белән Әнисә апа, чишмәне буярга килгән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренә булышлык та күрсәткәннәр.
Шулай итеп, чишмә территориясе тулысынча буялып беткән. “Чишмәгә төшә торган баскычлар да бик матур булып тора, чишмә үзе дә яңарып китте”, - ди авыл китапханәчесе Минзилә Зиганшина.
Авылларда чишмәләр кипмәсен, тормышыбызга ямь биреп торсыннар иде. Лениногорск ягы бигрәк тә чишмәләргә бай төбәк. Моның кадерен белик.
фотолар: М.Зиганшинадан




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев