Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Урдалы авылында почта бүлеген очрашу һәм аралашу урыны диләр

авыл почтальоны да бик соралган һөнәр безнең көннәрдә.

“Кадрлар” дип аталучы илкүләм проект төрле өлкәләрдә, шул исәптән авыл җирләрендә дә  кирәкле булган һөнәрләренең абруен күтәрүгә, халыкның мондый һөнәрләр турында хәбәрдарлыгын арттыруга  юнәлдерелгән. 

Элегрәк ”Кемнең-кемгә хат язуын кем генә белә, сөйгәнеңнән хат-хәбәрне кем алып килә, почтальон, почтальон, почтальон гына белә, почтальон алып килә” дип,  почтальонның ни дәрәҗәдә кирәкле кеше булуын белдереп җырлыйлар иде.

Районыбызның Урдалы авылы почта бүлекчәсе хезмәткәре Айгөл Дәүләтшина – менә шушы иң кирәкле кешеләрнең берсе. 

Бүгенге көндә бөтен җирдә эш  компьютерлаштырылуга карамастан, тормышны почта хезмәткәрләреннән башка күз алдына китереп булмый. 

 Бу эштә җаваплылык, физик чыдамлык, акча белән эшләргә әзерлек, авылны яхшы белү, хәтернең дә яхшы булуы кирәк. Ә хәзерге заман почтальоннарыннан компьютерны да биш бармагың кебек белү сорала. Шуңа күрә бу өлкәдә һәркем дә эшли алмый. 

“Авылыбызның почтальоны Айгөл турында бөтен авылның өлкәннәре исеменнән, иң яхшы сүзләрне генә әйтәбез. Иң башлап Урдалының үзендә почта бүлекчәсе һәм почтальон булуы – үз бер шатлык. Ә авыл өчен почтальон – алыштыргысыз кеше. Ул  газета һәм хатлар китерүче хезмәткәр генә түгел, әңгәмәдәш һәм ярдәмче дә. Почта бүлекчәләрендә хәзер көнкүреш өчен кирәкле вак-төяк, чәй-печенье, тагын шуның ише әйберләр дә сатыла. Безнең Айгөлнең бервакытта да гозеребезне кире какканы юк, сораган нәрсәне өйгә дә китерә, почта таратканда да алып килә. Аның кызлары турында да әйтми калып булмый, әниләренә ярдәм итәләр”,- ди Урдалы авылында яшәүче Әлфинур Галимова.

 Айгөл Дәүләтшина почтальон һөнәренә тиз генә килмәгән. Тумышы белән ул шушы авылдан. 
“ Мин укыган вакытта безнең авылда урта мәктәп иде, хәзер балалар саны азайгач, ул тугызъеллык кына булып калды. Мәктәпне тәмамлагач мин Лениногорскида  һөнәри колледжда укыдым. Аннары авылга кайтып колхозда лаборант булып эшләдем. Әти-әнием дә шушы авылда яшиләр, эшлиләр. Әти дип, әни белән бергә мине биш яшемнән алып мине үстергән-тәрбияләгән Роберт әтине таныйм, аларның икесен дә бик хөрмәт итәм, тырыш, уңган кешеләр.  Әти  “Август-Лениногорск” агрофирмасында механизатор булып эшли, әнием Роза шушында ук сыер савучы. Минем тагын үземнән кече ике туганым да бар. Шушы авылда гаилә кордым, әмма бүгенге көндә балаларымны үзем генә тәрбиялим”,- ди Айгөл ханым.

Айгөл Дәүләтшина почта хезмәткәре булу өстенә, күп балалы әни дә әле ул. Зур кызы Азалиягә – 12 яшь, Разалиягә –  10, алар мәктәптә укыйлар, ә бәләкәй кызы Арианнага – 6 яшь. 

“Без бөтен эштә дә бергә, бакча эшеме, нинди дә булса ризык пешерүме, күңелле чаралар оештырумы – бергә башкарабыз. Кызларым бәләкәй сеңелләрен карарга да булышалар”,-ди Айгөл. 

Урдалы апалары да кызларның әниләренә ярдәм итүләрен әйтә: “Почта бүлегендә сатылган нәрсәне дә булса  сорасаң, кирәкле әйберне шунда ук өйгә китереп китәләр”,-диләр.

“2022 нче елда, өченче баламнан соң декрет ялыннан соң почта бүлекчәсендә эш тәкъдим иттеләр. Баштагы мәлләрдә мондый эштә эшли алмам дип шикләндем, бу эш миңа очына чыгып җитә алмаслык катлаулы булып тоелды. Әмма район почта участогы башлыгы Илвизә Илһамовна миңа эшнең җаена төшергә ярдәм итте. Берничә ел элек кенә әле, безнең Урдалыда почта бөтенләй юк, без Зелёная Роща почта бүлегенә карый идек. Хәзер менә үзебездә Туктар-Урдалы почта бүлекчәсе бар, мин шул бүлекчәне җитәклим”,- ди Айгөл Дәүләтшина.

Туктар-Урдалы авыл җирлегендә бүгенге көндә 542 кеше яши. Аларның 209 сы пенсионерлар. Почтальон кеше яңгыр дими, кар дими үзенең хезмәт бурычын башкарырга тиеш. 

Әмма Айгөл ханым үзе билгеләп үткәнчә, авылдашлары белән ул күптән уртак тел тапкан, аңлашкан, ә бу- һөнәрнең авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. 

“Хәзер без коммуналь түләүләрне дә алабыз, олы яшьтәге кешеләргә квитанцияләр тутырганда да ярдәм кирәгеп чыга, кыскасы, бер-беребез белән даими бәйләнештә торабыз. Авыл кешеләренә дә рәхмәтемне җиткерәм, газет-журналларга язылу вакыты җитсә, аеруча үзебезнең район газетасына язылу өчен, үзләре башлап йөри. Безне онытмагыз дип, алдан кисәтә башлыйлар”,- ди ул.

“Айгөл Марселевна - һәрвакыт ярдәмчел, аралашучан кеше, үз эшен яратып башкаруы шуннан күренә. Ул Туктар-Урдалы почта бүлекчәсенең башлыгы һәм шуның белән беррәттән почтальон вазыйфаларын да алып бара. Яшерен-батырын түгел, мондый авыр-четерекле эшкә кеше табуы кыен. Ул районның зур участогына хезмәт күрсәтә, һава торышының нинди генә булуына кармастан, эшен намус белән башкара. Район почта бүлекләре арасында, газет-журналларга язылу буенча да иң алдынгысы ул”,- ди, район үзәк почта бүлеге җитәкчесе Илвизә Вәлиева үз хезмәткәре турында.

фотолар: Айгөл Дәүләтшина архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев