Урдалы авылында Совет урамында бәйрәм оештырдылар (+фотолар)
Көзнең матур көнендә урам бәйрәме
Авылның Совет урамында урам бәйрәме оештырганнар. Бәйрәмне шул урамның ир-атлары уздыруга алынган, үзләре үк спонсор да булганнар.
Урамда зур, мул сыйлы табын корганнар. Чарага килүчеләр дә буш кул белән килмәгән, ризыклар белән килгәннәр. Самавырларда хуш исле тәмле чәйләр кайнатканнар.
Табын артында өлкәннәр сыйланып, шул ук вакытта концерт номерлары тыңлап утырдылар. Концертны авыл мәдәният йорты оештырган, чараны үзе шушы урамда туып-үскән Әлфинур Галимова алып барган. Концертта шушы очның талантлары да үзләренең чыгышлары белән башкаларны куандырганнар.
Авыл башлыгы Николай Заокопный мондый бәйрәм оештырулары өчен рәхмәтен әйткән, ялындырып тормыйча, җыр-бию ягына да оста икәнен күрсәткән. Кунаклар урам бәйрәме чарасыннан канәгать калып, рәхмәт әйтеп, таралышканнар.
фотолар: Әлфинур Галимовадан




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев